Яшел Үзән

6 апрель 2012 яңалыклары

  • 6 апрель 2012 - 04:21
    Сорауларыгыз булса
    10 апрельдә ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе начальнигы Илдар Рәшит улы Сафиуллин Россия ЭЭМның Яшел Үзән районы бүлегендә гражданнарны 10нан 12 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылып кую өчен адрес: Заикин урамы, 1нче йорт, 26нчы кабинет, 6 һәм 9 апрельдә 9дан 12 сәгатькә кадәр...
    0
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 04:21
    Юеш кар машинаны изгән
    Шәһәребезнең Рогачев урамының 22А йорты кырыена куелган иномарка өстенә йорт түбәсеннән кар өеме килеп төшеп, машинаны бөтенләй сыткан. «Опель-Астра» хуҗасы автомобильне кредитка алган булган, әле анысын да түләп бетермәгән икән. Йортка хезмәт күрсәтүче «Управдом» җәмгыяте машина хуҗасын гаепләсә, соңгысы хезмәт күрсәтүчеләргә күрсәтә. Әлегә кем гаепле икәнлеге рәсми төстә ачыкланмаган.
    611
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 04:20
    Талантларга юл ачык
    29-30 мартта Горький исемендәге мәдәният сараенда узган «Йолдызлык-Созвездие-2012» эстрада сәнгате фестиваленең зона турында Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан меңнән артык бала катнашты һәм алар тамашачы хөкеменә 200дән артык номер тәкъдим итте. Финалда район башлыгы катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Яшел Үзәндә җиңүчеләр, 16-19 апрельдә Казанда узачак, суперфиналда катнашу хокукы алды....
    539
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 04:19
    Беренче карлыгач
    Кече Шырдан халкы ун елдан артык кибеткә тилмереп яшәде. Район кулланучылар җәмгыяте дә халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ашыкмады, эшмәкәрләр дә кирәксенмәде. Юлы дисәң, юлы юк иде бу авылда, кешесе дисәң, кешесе... Хәзер менә юл салынгач, авыл тернәкләнә башлады. Иртәгә биредә беренче карлыгач - яңа киоск-кибет ачыла. Киштәләр сыгылып торачак, икмәк тә...
    595
    0
    0
Реклама