Табигатьтә бик зур көрәш бара,
Кыш белән яз күптән тартыша.
Салкын кышны инде озатсак та,
Китмим әле, диеп карыша.
Котырып-котырып янә буран чыга,
Күз-битләргә карлар сырыша.
Кем гайрәтле, көчле дигән сыман,
Кыш белән яз билләр алыша.
Кит инде, кыш, язны сагындык без,
Җырлый-җырлый тамсын тамчылар.
Шатлык-бәхет теләп бар җиһанга
Гөрләп...