Яшел Үзән

23 март 2012 яңалыклары

  • 23 март 2012 - 04:29
    «Условник» операциясе
    16 марттан җинаятьләрне үтәтү инспекциясе Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге белән берлектә «Условник» оператив-профилактика операциясе уздыра. Операция барышында шартлы рәвештә хөкемгә тартылучылар тагын бер тапкыр тикшерәләчәк. Алар арасында суд җәмгыятьтән аерылмыйча гына төзәлү шарты биреп тә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырган кешеләр бар. Киләчәктә аларга колония шартларында төзәлергә туры килмәгәе. Эчкечеләр,...
    667
    0
    0
  • 23 март 2012 - 04:27
    Күчмә кошларны каршылау
    Олы Ачасыр мәктәбе укучылары күчмә кошларны каршы алырга әзер. Химия-биология атналыгы кысаларында мәктәп укучылары кошларга багышланган рәсем бәйгесе үткәргәннәр, сыерчыклар өчен матур оялар да ясап куйганнар.
    597
    0
    1
  • 23 март 2012 - 04:26
    Сәламәтлек көне кысасында
    Мулла Иле мәктәбендә Сәламәтлек көне кысасында узган чаңгы ярышларында барлык укучылар да катнашкан. Ярышлар тәмамлангач, балалар бергәләп тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланган.
    561
    0
    0
  • 23 март 2012 - 04:24
    Олы Карагуҗа мәктәбе
    Олы Карагуҗа мәктәбенең иң яхшы спортчы егетләре, Казанның «Татнефть Арена» спорт сараена барып, «Ак барс» хоккейчыларының «Трактор» командасы белән уенын карап кайту бәхетенә ирешкән. Хоккей уенына билет бүләк иткәне өчен, мәктәп коллективы авыл җирлеге башлыгы Марат Шакировка рәхмәтле.
    535
    0
    0
  • 23 март 2012 - 04:22
    Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына
    Олы Яке мәктәбендә танылган авылдашлары - биатлон буенча Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына 34нче тапкыр чаңгы ярышлары булып узган һәм анда Мари Эл Республикасыннан, Биектау районыннан да спорт сөючеләр катнашкан.
    720
    0
    0
Реклама