Яшел Үзән

15 март 2012 яңалыклары

  • 15 март 2012 - 07:33
    Нәфис сүз осталары җыелды
    Кичә Әйшә урта мәктәбе базасында муниципаль районның Шигырь бәйрәме булып узды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 100гә якын укучы катнашты. Балалар жюри хөкеменә яраткан шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев, Равил Фәйзуллин, башка шагыйрьләр шигырьләрен һәм үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Шигырь бәйрәме «Туган тел»...
  • 15 март 2012 - 07:31
    Күрше подъезд герое
    Коткаручысы Павел Шишмаревның кулын кысып: «Рәхмәт! Зур рәхмәт! Әгәр дә син булмасаң, мин үлгән булыр идем!» - ди хәзер Паратская урамының 10нчы йортында яшәүче Леонид Трифонов. Павел Шишмарев аны кирәкле көнне һәм кирәкле вакытта очраклы рәвештә коткара. Павелның бу көнне Казаннан әти-әнисен күрергә дип кайткан вакыты була. Ишегалдына машинасын куйганда...
  • 15 март 2012 - 07:29
    Китап – тормыш көзгесе
    Алдыбызда - яңа китап. Ул рус телендә язылган һәм «Зеленодольск. 80 лет созидания» дип атала. Китап Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы С.Батинның кереш сүзләре белән башланып китә, анда шәһәребезнең 80 еллык эшчәнлегенә, тарихына зур урын бирелә. Китап алты өлештән тора: «Зеленодольск. История и...
  • 15 март 2012 - 07:27
    Татар егете – ил бөркете
    10нчы гимназиядә 24 февраль көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу көнне шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 егет «Татар егете - ил бөркете» исеме өчен көрәште. Бәйгегә килгән егетләрнең һәркайсы зифа буйлы, чая, үткен телле иде. Аларның һәрберсе үз мәктәбендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган, ә биредә мәктәбенең данын...
  • 15 март 2012 - 07:25
    «Мин татарча сөйләшәм!»
    Моннан җиде ел элек Бөтендөнья татар конгрессы, «Үзебез» яшьләр хәрәкәте башлап җибәргән, Татар яшьләренең бөтендөнья форумы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы да кушылган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен бөтен республика күтәреп алды. Яшел Үзән муниципаль район мәктәпләре дә әлеге акциядә бик теләп катнаша, аны үткәрүнең төрле алымнарын һәм ысулларын уйлап...
  • 15 март 2012 - 07:22
    Авылым мәзәкләре
    «Саескан күрдек!» Элек авылда балаларга төпсез ыштан кидертә торган булганнар. Әхмәтсафа да төпсез ыштан кигән. Бервакыт әтисе белән намаз укыйлар икән. Боларга күрше малайлары кергән дә болар артында урындыкта утыралар икән. Әхмәтсафаның әтисе идәнгә башын куеп, сәҗдә кыла, Әхмәтсафа да әтисе артыннан кабатлый. Малайлар моның төпсез ыштанын күреп алалар да,...
  • 15 март 2012 - 07:19
    Язмышның урау юллары
    Яшел Үзән районы Карагуҗа мәктәбендә Азат Вергазовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби очрашу оештырылды. Очрашуга Азат Вергазов үзе, аның җәмәгате Разия ханым һәм мин - Азат Вергазовның бертуган сеңлесе Фирдәүс чакырылган идек. Җитди сәбәпләр аркасында, Азат абыйлар бу очрашуга кайта алмадылар. Моңсуланып кына, очрашу үткәреләсе 16нчы кабинетка - татар теле...
Реклама