Яшел Үзән

13 март 2012 яңалыклары

  • 13 март 2012 - 09:18
    Бассейн төзеләчәк
    Быел шәһәрдә бассейн төзүгә керешәчәкләр. Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы хәбәр иткәнчә, бу максатка республикадан115 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бассейн төзү кирәклеге турында күптәннән сүз алып баралар иде, ниһаять, эш башлана. Шәһәрнең 80 еллыгына шәп бүләк булачак ул.
    605
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:17
    Тәкъдимнәрегез булса
    Яшел Үзәннең шәһәр статусы алуына 10 мартта 80 ел булды. Шәһәребезнең юбилее уңаеннан тарихи һәм мәдәни мирас музеенда экспонатлар яңартылачак. Шәһәр тормышында гына түгел, республика һәм, тулаем, Россия күләмендә зур урын алып торган предприятиеләр урнашканга һәм эшләгәнгә күрә, сәнәгать тармагына аерым урын бүленәчәк. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр, шәһәргә юбилей кысаларында...
    608
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:14
    Гүзәл затлар хөрмәтенә
    8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Горький исемендәге мәдәният сараенда предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә җаваплы вазыйфаларны башкаручы гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы булды. Казанның сәхнә осталары чыгышларын, Горький исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче «Орфей» хореография коллективы биюләрен, тамаша узган елдагы сценарий буенча әзерләнгән булса да, халык җылы кабул итте. Әмма бәйрәмнең...
    668
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:11
    ШӘҺӘРЕБЕЗГӘ 80 ел ТУЛДЫ!
    80 ел элек, ягъни 1932 елның 10 мартында, җөмһүриятебездә Яшел Үзән дип аталган кала барлыкка килә. Моңа кадәр Паратск дип йөртелгән бистә, җитлегеп, шәһәр дәрәҗәсенә ирешә һәм аңа рәсми рәвештә менә шундый матур исем бирелә. Туган көнне олылап бәйрәм итә халык. Районыбызның үзәге - Яшел Үзәннең юбилей елында күркәм чаралар...
    604
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:09
    Суы да булачак, юллары да
    су белән тәэмин итүдә өзеклекләрне бетерү максатыннан, тиздән әлеге бистәдә яңа су скважинасын бораулый башлыйлар. Башкарма комитет «Чиста су» федераль программага керү өчен документлар әзерләү хәстәренә дә керешкән. Бистәдә мәдәният йорты да калкып чыгарга тиеш. Болар хакында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүм булды. Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә башлыгы Фоат Шәмсиев...
    736
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:07
    Сез бәхетле, бик бәхетле – алтын туйга җиттегез
    Мәхәббәт - кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә....
    4153
    0
    0
Реклама