Шушы көннәрдә районда ике шатлыклы вакыйга булды: Мулла Илендә Һәм Мамадыш-Әкилдә балалар бакчасы ачылды.
Мамадыш-Әкилдә, балалар аз булганлыктан, төп гомуми белем бирү мәктәбе ябылгач, балалар бакчасы ачу бурычы куелган иде. Элеккеге мәктәп бинасына иганәчеләр, ата-аналар, киләчәк буын язмышына битараф булмаган авыл халкы тырышлыгы белән кыска гына вакыт эчендә ремонт ясалды:...