Яшел Үзән

29 февраль 2012 яңалыклары

  • 29 февраль 2012 - 05:58
    Яшь галим
    Казан федераль университетта Татарстанның иң яхшы яшь галимнәрен котладылар. Бүләкләнүчеләр арасында Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Руслан Мансуров та бар. Бәйгенең «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Инженер-техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинацияләрендә ел саен...
    601
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:55
    Завод җитәкчелегенә барыбыздан рәхмәт
    «Серго исемендәге завод» җәмгыяте җитәкчелеге ел саен Ватанны саклаучылар һәм 8 Март бәйрәмнәре аралыгында завод хезмәтчәннәре өчен матур бүләк ясый: Г.Камал исемендәге театр спектаклен бүләк итә. Быел яраткан артистларыбыз И.Зәйниевнең «Бабайлар чуагы» дип аталган спектакль күрсәтеп, барыбызның да хушын алды. Тик, бер көннән соң, егетләр кебек сәхнәгә йөгереп чыгып, «Яшел...
    1018
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:54
    Тотрыклылык өчен!
    «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыятендә 28 февральдә булган митингта катнашучылар 4 мартта узачак сайлауда: «Тотрыклылык өчен! Эзлекле сәясәт өчен! Россиянең халыкара аренада зур дәрәҗәсе өчен тавыш бирәбез», - дип чыгыш ясады. Предприятиенең суыткычлар җитештерү цехында узган митингта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль район...
    536
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:52
    ЭШЕН БАШЛАУЧЫ ФЕРМЕРГА 1 МЛН. 750 МЕҢ СУМ АКЧА БИРЕЛӘ
    Сүз дә юк, вакытында күрсәтелә торган ярдәм бигрәк тә кадерле. Рәхмәт төшкере, дәүләт авылда эш оештырып җибәрүчегә менә шундый зур акча бирмәкче. Кредит фәлән кебек бурычка да түгел - бушка! Билгеле, андый субсидияне алу өчен ниндидер шартларның үтәлүе зарур. Акчаның уптым илаһи гына бирелмәячәген һәркем дә аңлый булыр. Менә шул...
    557
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:51
    Гаилә агуланган
    23 февральдә Зур Ключидә гадәттән тыш хәл була: сөрем исеннән 4 кешедән торган гаилә агулана. 11 һәм 12 яшьлек балалары авыр хәлдә балалар дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелә, калган икесенең хәле яхшырак. Комиссия ачыклаганча, шәхси йортта төтен юлы тыгылган булган, нәтиҗәдә ис өйгә таралган. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән...
    1066
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:46
    Балалар бакчасына түләү артты
    Гыйнвардан сабыеңны балалар бакчасына йөрткән өчен бәяләрнең артуы хакында газета укучыларыбызга узган саннарның берсендә хәбәр иткән идек инде. Балалар бакчасына бәяләрнең артуы, гомумән, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә кагыла торган сораулар турында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова журналистлар өчен үткәрелгән брифингта менә нәрсәләр сөйләде: - «Мәгариф турында» закон нигезендә...
    609
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:42
    Транспорт картасын бирү дәвам итә
    Яшел Үзән социаль яклау бүлегенә транспорт картасы сорап 1087 кеше (ягъни ике атна эчендә, гаризалар 10 февральдән кабул ителә башлаган) мөрәҗәгать иткән. Бу планлаштырганның 10 процентын тәшкил итә. «Татарстан Республикасында транспорт картасын гамәлгә кертү» проекты турында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина сөйләде. Беренче...
    583
    0
    0
  • 29 февраль 2012 - 05:38
    Халык эшне югары бәяләгән
    (Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батинның 2011 ел өчен отчет доклады) Бүген без 2011 елга йомгак ясыйбыз. Җиңел ел түгел иде, әмма вакыйгаларга һәм казанышларга бай булуы белән хәтердә калыр ул. Россия Дәүләт Думасына сайлаулар елның үзенчәлекле йомгагы булды. 4 декабрьдә Яшел Үзән халкы эшебезгә бәя бирде. Без халык...
    555
    0
    0
Реклама