Яшел Үзән

24 февраль 2012 яңалыклары

  • 24 февраль 2012 - 04:42
    «Ике күл узышуы»
    2012 елда нәкъ шул исем астында уза торган узышлар традициясен яңартырга булдылар. 26 февральдә шәһәр күлендә Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап «Ике күл узышуы» дип аталган автомобильләр ярышы узачак. Мондый төр спортны үз итүчеләр 9 сәгатьтә теркәлә башлый. Ярыш исә 11 сәгатьтә башлана. Ярышларда катнашырга теләүчеләрнең машинага тиешле документлары булырга...
    607
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:40
    10 көн саен – бер приз
    И-и, бар иде бит «Яшел Үзән»гә подписка кампаниясенең гөрләгән чаклары! Газета укучыларыбыз тормышына бер кызыклылык өстәп, нәрсәләр генә уйнатмадык лотерея уеннарында. Кемдер - микродулкынлы мич, кемдер - келәм, ә кемдер хәтта телевизор да күтәреп кайтып киткән чакларны хәтерлибез. Сакалы түгел, мәзәге, дип, балтырлы галуш, көрәк бүләк иткән вакытларыбыз да булды....
    527
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:35
    Коррупция – җинаять
    Узган атнада республиканың кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре Саба муниципаль районына семинар-киңәшмәгә җыелды. Семинарның темасы «Җәмгыять гражданлык институтларының коррупциягә каршы тору максатыннан гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеге». «Коррупция - илне эчтән кимерүче корт кебек», - дип сөйли ТР җәмәгать палатасы әгъзасы, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук. - Гаммәви...
    599
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:33
    ОСИНОВО ЯГЫН УҢАЙЛЫКЛАР КӨТӘ
    Осиново бистәсе мәдәният йортында үткәрелгән җирлек җыенында эшсезлек турында ләм-мим бер сүз чыкмады. Югыйсә, Яшел Үзәннең үзендә дә, районда да иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе ул. Бистәнең мәркәзебез Казанга якын булуы биредә яшәүчеләргә бик тә кулай шул. Хәер, Осиновоның үзендә дә байтак халыкны эшле иткән «Майский» агрокомбинаты, «Казан» кошчылык фабрикасы...
    1060
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:31
    Халыкның ышанычы артты
    Быел Яшел Үзән муниципаль районда, «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында» 2007 ел, 21 июль, 185нче федераль законга ярашлы рәвештә, барысы 37 торак йорт, шул исәптән шәһәрдә күп катлы 30 йорт капиталь ремонт планына кертелгән. Узган еллардан аермалы буларак, ремонт эшләре гыйнвар аенда ук башланды. Торак йортларны капиталь ремонтлауда...
    581
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:30
    Франциядә Татарстан данын яклау
    9нчы лицейның III сыйныф укучысы Хәлилова Римма бөтен буш вакытын 5-10 апрельдә Франциядә узачак ярышларга әзерләнеп үткәрә. Фигуралы шуу буенча Чаллыда узган ярышларда ул II урынны яулаган һәм шуның белән Франциядә Татарстан данын яклау мөмкинлегенә ирешкән.
    539
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:28
    Афзал Шамовның тууына 111 ел
    Татар Танае мәктәбе укучылары бу көннәрдә тырышып-тырмашып Афзал Шамовның тууына 111 ел тулуга багышланган әдәби кичәгә әзерләнү белән мәшгуль. Балалар әдипнең тормыш юлын өйрәнә, хикәяләрен сәхнәләштерергә әзерләнә. Мәктәп укучыларының тагын бер шатлыгы бар: мәктәпкә интерактив такталар кайткан. Хәзер мәктәптә барысы 5 шундый шәп такта бар.
    585
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:26
    Лидерлар башлык янында
    Шәһәр балалар думасы вәкилләре шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы Сергей Батин белән очрашты. Мәктәп лидерларының очрашуы чәй табыны янында узды. Балалар хакимияте башлыгы Элина Хәсәнова (ул 11нче мәктәп укучысы) балалар думасы составы белән таныштырды. Дума составына шәһәрнең һәр мәктәбеннән, шул исәптән Васильево, Осиново лицееннан һәм гимназиясеннән укучылар кергән. Балалар...
    689
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:23
    Дуслык – бөек нәрсә
    Минем дусларым күп. Әмма якын дустым берәү генә. Аның исеме - Саша. Аңа 9 яшь. Ул безнең күрше йортта гына яши. Без бер сыйныфта укыйбыз, дәрестән соң вакытны да бергә үткәрәбез. Аның белән миңа рәхәт, тыныч. Бер-беребезгә ярдәм итәбез чөнки. Ишегалдында да гел бергә уйныйбыз: җәй көне туп тибәбез, кышын...
    745
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:21
    Ягез әле, әтиләр!
    Шәһәребезнең татар гимназиясендә әледән-әле төрле кичәләр, ярышлар үткәрелеп тора. Шундый кичәләрнең берсе, февраль аеның беренче атнасында узган очрашу кичәсе үзендә укып чыккан егет-кызларны бергә очраштырып, онытылмаслык хатирәләр белән бергә күңелгә кереп калды. Ә инде 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап гимназиядә «Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дигән кичә...
    822
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:19
    Тик онытма үз телең....
    Уку елының икенче яртысы шәһәр мәктәпләрендә бик кызу уза. Әле берсендә , әле икенчесендә республика яки муниципаль чаралар үтеп, балаларның мәктәп тормышын тагын да кызыклырак итә. Бу чараларда балалар, әлбәттә, бик теләп катнаша. Гүзәл МИНҺАҖЕВА Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә узган чара аеруча кызык һәм файдалы тоелды миңа. Чөнки ул, Туган...
    855
    0
    0
Реклама