Яшел Үзән

22 февраль 2012 яңалыклары

  • 22 февраль 2012 - 06:12
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
    23 февраль - көч, батырлык һәм намуслылык бәйрәме уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Ватанны саклаудан да, аңа фидакарьләрчә хезмәт итүдән дә зуррак эш юк. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликт ветераннарына соклануыбызны белдерәбез, чын күңелебездән аларга рәхмәт әйтәбез һәм бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучыларны һәм андый...
    1033
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:11
    Яшел Үзән – чикләнмәгән мөмкинлекләр шәһәре
    Шундый исем астында узган физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең иҗади фестивале Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы 30 инвалид, шул исәптән 10 бала, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, никадәр талантлы икәнлекләрен ассызыклады. Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәгә 40 эш куелган иде. Фестивальдә катнашучы һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылды, күбесе дипломнарга лаек булды.
    1100
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:10
    Министр – Яшел Үзәндә
    ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р.Борһанов Универсиада-2013 җыелма командасына кандидатлар - авыр атлетчылар белән очрашты. Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында 17 яшькәчә яшүсмерләр арасында Россия җыелма командасының сборы булды. Анда илебезнең 36 почмагыннан 61 спортчы катнашты. Казанда узачак Универсиадада нәкъ менә шушы яшьләр илебез данын яклаячак.
    541
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:09
    Безнең завод – җиңүче
    Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы «2011 елның иң яхшы тәэмин итүчесе» бәйгесенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товар, эш һәм хезмәт белән иң яхшы тәэмин итүче» төп номинациясендә җиңүчесе дип танылды. Мәскәүдә узган «Дәүләт заказы-2012» сигезенче Бөтенроссия форум-күргәзмәсендә «Иң яхшы тәэмин итүче-2011» бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Яшел Үзән заводы шулай ук...
    1042
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:08
    Ел укытучысы
    Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә «Ел укытучысы-2012» традицион бәйгесендә шәһәр һәм районның 14 укытучысы катнашты. Әлеге чара Яшел Үзән укытучысының статусын күтәрүне максат итеп куйган. Укытучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, таныш булмаган сыйныфта дәрес бирде, мастер-класслар күрсәтте. Быел Гран-прига 15нче мәктәпнең биология укытучысы Ольга Егорчатова лаек дип табылды. Ул шифаханәгә юллама...
    930
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:06
    Дүрт мәктәп капиталь ремонт планына кертелгән
    4 мартта булачак сайлау гадел узарга тиеш. Россия Федерациясе президентын сайлау үтә күренмәле булсын өчен, шәһәрдә һәм районда сайлау участокларында камералар урнаштырыла. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән шәһәренең һәм Яшел Үзән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисләре Александр Мухин һәм Эльза Кадникова хәбәр итте. Киңәшмә, һәрвакыттагыча, Горький исемендәге мәдәният...
    635
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:04
    Канатларым аның белән ныгый
    Әти кеше нинди булырга тиеш? дип сорасалар, мине тәрбияләп үстерүче әтием кебек диясем килә. Фәнис әтием бик нык авырып китү сәбәпле, миңа үз әтием белән үсәргә насыйп булмаган. Әнием белән мине Ринат абый, хәзерге әтием, үзенә алганда миңа әле 2 генә яшь иде. Ачык йөзле, йомшак сүзле булганы өчен, мин...
    882
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 05:59
    ОЧУЧЫНЫҢ ДА БӘХЕТЕ ҖИРДӘ
    Очучы һавага күтәрелгәч, иксез-чиксез күктә очкычы белән икәүдән-икәү генә кала. Зәңгәр күк үзенең сихри матурлыгы белән ничек кенә тартып тормасын - ул бернәрсәгә дә таяныч була алмый. Биредә очучы үзенең осталыгы белән алдыра. Егет булырга тиеш ул! Кыю, уңган очучы күккә менеп хәрби заданиене дә үти, исән-имин әйләнеп җиргә дә...
    1139
    0
    0
Реклама