Яшел Үзән

17 февраль 2012 яңалыклары

  • 17 февраль 2012 - 05:20
    Безнеке – Идел буе төбәгендә иң яхшысы
    Моны шушы көннәрдә Яшел Үзәнгә Гадәттән тыш хәлләр комитеты һәм Идел буе федераль округы субъектлары буенча МЧСның баш идарәсе җитәкчеләре уку-методик җыен кысасында оештырылган визитында үз күзләре белән күреп, шулай бәяләде. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясенең Гражданлык оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны юкка чыгару министрлыгының баш хәрби эксперты,...
  • 17 февраль 2012 - 05:19
    Арткан
    2012 елның 1 гыйнварыннан соң атнасына 5 көн һәм 12шәр сәгать эшли торган балалар бакчасына айлык түләү бәясе, бакчаның төренә карап, якынча 192-210 сумга күтәрелде. Шул ук вакытта халыкны социаль яклау бүлеге аша түләнгән акчаның бер өлеше ата-анага кире кайтарыла. Мәгълүм булганча, бер балага - 25 процент, күп балалы гаиләләргә...
  • 17 февраль 2012 - 05:17
    «БЕРГӘ ТЫРЫШСАК, ТЕЛӘГЕБЕЗГӘ ИРЕШЕРБЕЗ!»
    ОЛЫ ЯКЕ ҖИРЛЕГЕ Бу як халкы үзенең эшчән булуы белән дан тота. Район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова да биредәге эшләр белән канәгать калды. Булсын дип тырышкан, үзенә максат куеп, шуңа ирешер өчен көчен жәлләмичә хезмәт итүче авыл кешесенә ярдәм итәсе килә. Олы Яке җирлегендә яшәүчеләрнең тормышы белән танышкач, шундый...
  • 17 февраль 2012 - 05:15
    Олы Ачасырда – Мәүлид кичәсе
    Авылыбызның мәртәбәле кешесе, һәрдаим ярдәм итеп торучысы Әнвәр Габбаз улы Миңнуллин ярдәме белән оештырылган Мәүлид бәйрәменең беренче өлеше мәдәният йортында башланып китте. Шәһәребез мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт вәгазьләрен һәм мәчеткә йөрүче шәкертләрнең Коръән сүрәләрен, кичәне алып баручы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Марат Гатиятуллин укыган хәдисләрне тыңлап таш бәгырьле кешенең дә күңеле эрер...
  • 17 февраль 2012 - 05:13
    Яшел Үзәндә волонтерлар авылы булырмы?
    2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың волонтерлар авылы Яшел Үзәндә булырга мөмкин. Волонтерлар авылы төзү тәкъдимен 8 февральдә «Универсиада-2013»не Яшел Үзән яшьләренә тәкъдир итү-очрашу тантанасында «Казан-2013»нең башкарма комитетына Яшел Үзән муниципаль район җитәкчелеге җиткерде. Яшел Үзәннең шәһәр студентлар советы һәм муниципаль район җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул...
  • 17 февраль 2012 - 05:11
    Челтерәп көлгән тавышың тынмасын, Дания!
    Безнең Олы Карагуҗа авылы китапханәсендә эшләүче Дания Җиһаншинаны чын мәгънәсендә якты йолдызга - кешеләргә нур өләшүче, аларның күңелендә якты нур кабызучы йолдызга тиңләп булыр иде. Даниянең эшләмәгән эше, булдырмаган шөгыле юк. Авылда уза торган бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Зур, күңелле кичә оештырып авылдашларны җыю дисеңме,...
  • 17 февраль 2012 - 05:08
    САЛКЫН КӨННЕҢ КАЙНАР СУЛЫШЫ
    Кыш көне чаңгыда йөрсәң, туңуның ни икәнен белмисең инде. Әгәр ярышта катнашып узышсаң, тирләп-пешеп үк чыгуың да бар. Якшәмбе көнне Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексында үткәрелгән «Татарстанның чаңгы юлы - 2012» узышларында катнашкан 2 меңгә якын кешегә ул көнне бәйрәмдәгечә күңелле булды дисәк, һич арттыру булмас иде. Яшел Үзән каласының...
Реклама