Яшел Үзән

3 февраль 2012 яңалыклары

  • 3 февраль 2012 - 05:05
    Түләүсез сөйләшеп була
    2012 елның гыйнвар аеннан Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә түләүсез телефон куелды. Эш эзләп бирегә килүчеләр вакансиясе булган эш бирүчеләргә шалтырата ала. Бу аларның кадерле вакытын экономияләргә булыша, күзгә-күз сөйләшүне ике як өчен дә уңайлы вакытка билгеләргә мөмкинлек тудыра. Телефон 7нче кабинетка куелган. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, «Ышаныч» инвалид балаларны тернәкләндерү...
  • 3 февраль 2012 - 05:05
    Тәртип урнашыр кебек
    Узган атнада телләр турындагы законның үтәлешен тикшерү буенча комиссия утырышы булып, шәһәрдә һәм районда телләр турындагы закон үтәлеше ни дәрәҗәдә булуын тикшерде. Шәһәрдә 50гә якын төрле милләт вәкилләре яши. Алар һәрберсе үз телләрендә сөйләшергә хокуклы. Татарстанда Халыклар ассамблеясы дигән җәмәгать оешмасы эшләп килә. Аның филиалын Яшел Үзәндә дә оештырырга кирәк...
  • 3 февраль 2012 - 05:04
    «Яңа Тура» технополисын төзү» проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы меморандумга кул куелды
    1 февральдә ТР Хөкүмәте йортында «Яңа Тура» технополисын төзү» инвестицион проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы меморандумга кул куелды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан ягыннан меморандумга ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин, инвестор ягыннан «BCRE Россия»...
  • 3 февраль 2012 - 05:02
    Законнар камилләшә
    7 февральдә Россия Федерациясендә «Кулланучылар хокукын яклау турында» закон кабул ителүгә 20 ел тула. Ике дистә ел аз вакыт түгел. Бу чорда күпме кулланучының хокукы якланган, күпме законсызлыкка чик куелган, күпме шикле товар сатудан алынган... Күптән түгел Саранскида Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узган Дәүләт Советы президиумының чираттагы утырышында да...
  • 3 февраль 2012 - 05:00
    Әсирләр язмышы билгеле
    Билгеле булганча, соңгы 20 елда Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган солдат һәм офицерларның истәлегенә багышланган 28 том Хәтер китабы дөнья күрде. Бу китаплар сугышчыларның батырлыгына ихтирам билгесе. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының исемлеге бирелгән. Әмма әле һаман теге яки бу...
  • 3 февраль 2012 - 04:58
    АВЫЛ МӘКТӘПСЕЗ КАЛМАЯЧАК!
    30 гыйнвар көнне Олы Ачасырда үткәрелгән авыл халкы җыелышында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин менә шундый вәгъдә бирде халыкка. Быел андагы урта мәктәпкә дә оптимизация дип аталган салкын җилләр килеп җиткән иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнар башка мәктәптә укырга мәҗбүр ителделәр. Балаларының киләчәген уйлап борчыла, билгеле, авыл халкы. Уку...
  • 3 февраль 2012 - 04:55
    «Һәр нәрсәнең чиге бар, акылның – юк»
    Татар халкының горурлыгы, бөек мәгърифәтче, галим, язучы Каюм Насыйри тирән эз калдырган шәхес. Яшел үзәнлеләр өчен бу галим тагын да кадерлерәк. Чөнки ул шушы төбәктән - шушы районда туган. Шуңа күрә мәгърифәтченең туган көнендә (быел аның тууына 186 ел тулды) Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә ел саен диярлек укучыларның фәнни-гамәли укулары...
  • 3 февраль 2012 - 04:54
    Әбиләр университеты
    «Россия пенсионерлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, оешма «Интернет - озын гомер» проекты кысаларында 2012 елда республикада 10 мең пенсионер һәм пенсия яшенә якынлашучы кешене компьютер грамотасына өйрәтүне максат итеп куйды. Әлеге программага старт 2011 елның ахырында бирелде. Безнең шәһәрдә бу программа 5 нче гимназиядә үтәлә. Берничә...
  • 3 февраль 2012 - 04:51
    ЯШЬЛӘРДӘН КАЛЫШМАГЫЗ!
    Соңгы елларда пенсиягә чыккан кешеләрнең бу дөньяга үпкәсе дә бардыр, мөгаен. Лаеклы ялга чыгу дип аталса да ул, күбесенең күнеккән эшләрен ташлыйсылары килми әле. Башкалардан аерылып тормыштан читтә калу куркынычы борчый аларны. Күп очракта бу илдәге үзгәрешләр белән бәйле. Бар төр эшләр дә яңача алып барыла башлады бит хәзер. Әйтик,...
  • 3 февраль 2012 - 04:44
    Әй, яшьлегем
    Әй, яшьлегем Их, яшьлегем, яшьлегем, Ник шулай тиз уздың икән? Шул турыда уйлап ятам, Уянгач һәр көн иртән. Матур яшьлек, юләр яшьлек, Кадерен ник белмәдем. Шулай бик тиз узар диеп, Уема китермәдем. Яшь чагым, юләр чагым, Кайда китеп югалдың? Ташлап китеп еракларга, Күңелемә сагыш салдың. Әй, яшьлегем, яшьлегем, Әйләнеп кайтсаң...
Реклама