Яшел Үзән

20 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 20 гыйнвар 2012 - 05:56
    Дөньяны ямьләп, сабыйлар туа
    Яшел Үзәндә өйләнешүчеләр саны арткан! 2010 елда 987 пар гаилә корган булса, былтыр 1170 егет һәм кыз өйләнешкән (+18,5 процент). Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Закирова белдергәнчә, аерылучылар саны, киресенчә, кими төшкән: 519 парның гаилә дигән тормыш корабы челпәрәмә килгән, әмма бу элеккеге елгыдан 26га ким. Хәзерге яшьләр...
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:56
    Бүләкләүләр
    РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында ТР Үзәк сайлау комиссиясе югары уку йортларының һәм урта махсус уку йортларының яшь укытучылары арасында уздырган «Сайлаулар - киләчәк өчен җаваплылык» дигән темага иң яхшы лекция» республика бәйгесендә безнең педагоглар җиңеп чыкты. Алар Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән...
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:55
    Бәхетле булсыннар
    Узган елда 12 бала ятимлек тоткыныннан котылган, Казанда яшәүче гаиләләр тәрбиягә алган аларны. Дөрес, элеккеге еллар белән чагыштырганда бераз кимрәк: 2009-2010 елларда Яшел Үзәндә 20әр баланы уллыкка (шулай ук кызларны да) алган булганнар. Шул ук вакытта 13 баладан әти-әнисе баш тарткан. Сабыен тәрбияләүдән баш тартучылар елдан-ел арта бара.
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:54
    Котлыйбыз!
    Намуслы хезмәте, халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүе өчен, Яшел Үзәннең «Ангам» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Миңнуллин Әнвәр Габбаз улына «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:52
    Чаңгыда узыштылар
    Узган ял көннәрендә шәһәребезнең 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм якташыбыз - халыкара спорт мастеры Е.Белов призларына яшүсмерләр һәм балалар арасында чаңгы ярышлары уздырылды. 2 һәм 3 чакрым арада көчләрен сынап карарга теләүчеләр 200гә якын җыелды. Әйтергә кирәк, Евгений Белов үзе чаңгычы булып спорт дөньясында танылды. Ул - Россия...
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:51
    Төзәлеп кайтырлармы, юкмы?
    Җинаять кылып, рәшәткә артында утырып кайтканнарның күбесе кыңгыр эшен кабат кылырга да күп сорап тормый. Салкын коралны да алар гадәттә үзләре белән йөртә һәм нинди дә булса ызгыш чыга калса, аннан оста файдалана. Әлбәттә инде, тагын ирегеннән мәхрүм ителәсе турында уйлап, баш ватмый. Прокуратура хезмәткәрләре практикасында андый очраклар еш була....
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:38
    Балачак музее булырмы?
    ТР Милли музеенда «Казанда балачак музее» китабы тәкъдир ителде. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова 2007 елда газета укучыларга үзләре уйнаган уенчыклар турында хатирәләрен яңартырга чакырып мөрәҗәгать итә. Өч ел дәвамында укучылар яраткан уенчыклары турында газетага язып тора. Уникаль материаллардан китап туплана. Ә аны Венера Якупова төзи. - Швециядә...
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:36
    «Күңелемдә нәрсә булса, шул язылыр,Йокмасын тик каләмгә дөнья корымы»
    «Яшел Үзән» газетасын ачуда башлап йөрүчеләрнең берсен, күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филипповны гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Александр Сергеевичның бөтен гомере журналистика белән бәйле. Башта ул Апас районында чыгып килүче «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире булып эшли, аннары озак еллар «Ватаным Татарстан» (элек «Социалистик Татарстан» дип...
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:34
    Бик матур бакча ул
    Әйе, бик матур шул безнең бакчабыз, шуңа да бирегә балалар бик яратып йөри. Күптән түгел бакча ачылуга 50 ел тулды. Тарихка күз салсак, бакча беренче карлыгачларын 1961 елда кабул итә. Л.Н.Донченко кулы астында 30-35шәр баладан торган 9 төркемле бакча ул вакытлар өчен бик зур санала. Бакчага Л.М.Ращепкина, Ф.М.Кайгародова, Р.Р. Хәсәнова...
  • 20 гыйнвар 2012 - 05:31
    ГАИЛӘ ФЕРМАСЫ – ТӘРБИЯ ЧАРАСЫ
    - Маллар арасында эшләве - кешеләр белән эшләгәнгә караганда күпкә яхшырак икән! Сыерларны яратып карасаң, алар да сине яраталар! - дип таныштыра башлады Венера апа үзенең терлекчелектәге хезмәт юлы белән. - Лаеклы ялга чыгарга ун ел чамасы калгач, мин зур фермада нәселле маллар технологы булып эшләдем - шуннан беләм бу...
Реклама