Яшел Үзән

10 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 10 гыйнвар 2012 - 12:50
    Без – чиста шәһәр өчен!
    Безнең 11нче балалар бакчасы төп игътибарын экологик белемне үстерүгә һәм балалар тәрбияләүгә юнәлтә. «Экомәктәп - Яшел Флаг» программасы буенча эшлибез. Без аның турында моннан ике ел элек белдек һәм программаның бер бүлеге - «Чүп» темасына алындык. «Балалар хәзер чүпнең никадәр зарарлы һәм шул вакытта, белеп файдаланганда, зыянсыз икәнлеген белә»,- ди...
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:49
    Уртак җиңү
    Әйшә урта мәктәбендә узган «Тукай безнең йөрәкләрдә» муниципаль фестивальдә Карпов исемендәге Осиново гимназиясенең бер төркем укучылары, халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштереп, «Ач син, Тукай, сәхнә телемне» номинациясендә хаклы рәвештә I урынны яулады. Укучыларының шатлыгын балаларны фестивальгә әзерләгән укытучылары да уртаклаша.
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:49
    Елның ир-ат спортчысы
    Республика журналистлары елның иң көчле спортчыларын билгеләгән. Илнең иң өметле спортчыларыннан саналган Андрей Деманов елның ир-ат спортчысы буларак танылды. Яшел Үзәндә яшәүче Андрей Деманов апрель аенда Казанда узган Европа чемпионатында кыйтганың иң көчле авыр атлеты булып танылган иде. Аннары Кытайдагы Универсиадада чемпион исемен яулады. Өстәвенә, Андрейга ярышларның ачылыш тантанасында Россия...
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:48
    Бәйрәм дип ерактан кычкырып торалар
    Традиция буенча Яңа ел алдыннан район башкарма комитеты авыл җирлекләрен, шәхси хуҗалыкларны бәйрәмгә әзерләү буенча муниципаль бәйге игълан итә. Быел жюри Олы Якене бәйрәмгә иң яхшы әзерләнгән дип тапты. II урынны Васильево бистәсе һәм Зур Ключи авыл җирлеге бүлешә. Ә III урынга Акъегет авылы лаек дип табылды. Шәхси хуҗалыклар арасында...
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:47
    Чикләр расланды
    ТР Дәүләт Советы Казан белән Яшел Үзән арасындагы җирләрне алмашуны раслады. Шәһәрләр чиге билгеләнде һәм карталарына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, Яңа Турада технополис ике чиратта төзелә. Беренче чиратының бәясе генә дә 8 миллиард сум тирәсе. «Яңа Тура» мәйданы 132 гектар. Проект буенча Казан янында М-7 трассасы буенда торак комплекслар, сәүдә мәйданнары,...
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:45
    ЗӨЯ УТРАВЫНДА БӘЙРӘМ
    Зөя утравында Яңа елны каршылау бәйрәме күңелле тантана белән башланып китте. 31 декабрь көнне 33 кешегә яңа елда яңа өйдә яшәү мөмкинлеге бирелде анда. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин һәм башка дәүләт эшлеклеләре, шул көнне утрауга килеп, әлеге бәхетлеләрне тәбрикләде. Яңа...
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:42
    Хуш, 2011 ел!
    Шәһәр һәм районның социаль-икътисадый тормышы узып киткән елда берсеннән-берсе матур вакыйгаларга, тарихи даталарга бай булды. Яшел Үзәннең үзендә дә, шәһәр тибындагы бистәләрдә дә яңа торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар сафка басты. Иске елны озатып, яңа елга аяк баскач, вакыйгаларның барысын да тәртибе белән искә төшерү хәерле. ГЫЙНВАР 23 милләт кешесе яшәгән...
  • 10 гыйнвар 2012 - 12:40
    «Җәүһәр» ялтырамаса, хәтер тоныкланыр
    Узган җәйдә 2нче республика фольклор фестивалендә Осиново авылы мәдәният йортының «Җәүһәр» коллективы республиканың иң яхшы сигез фольклор ансамбле арасына керде. Осиново авыл җирлегендә мәдәният торышы бөтен авыл җирлекләре өчен дә үрнәк диясе килә. Бер генә район чаралары да шушы авыл үзешчәннәре чыгышыннан башка узмый. Үз эшенә нык бирелгән, бөтен күңелен...
Реклама