Яшел Үзән

30 декабрь 2011 яңалыклары

  • 30 декабрь 2011 - 06:25
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
    Яңа ел уңаеннан ихлас күңелемнән чыккан тәбрик сүзләрен кабул итегез. Яңа ел иң матур, иң яраткан бәйрәмнәр тезмәсен ача. Бу чын мәгънәсендә өмет бәйрәме. Тагын бер кат узып баручы елга күз ташлап, үткән көннәр күзлегеннән карап, нәтиҗәләр ясыйсы, кирәкмәгәнен - төшереп калдырасы, яхшыларын - барлыйсы, аңа ышанасы һәм яңа сулыш...
    296
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 06:24
    Мәктәп газетасы
    Олы Яке мәктәбендә мәктәп газетасы дөнья күрә башлады. Сыйфатлы кәгазьгә басылган төсле рәсемнәргә бай газетада мәктәп яңалыклары белән бергә, укучыларның иҗади эшләренә дә зур урын бирелә. Тулырак мәгълүмат «Төнбоек»ның киләсе чыгарылышында.
    677
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 06:23
    «Ел җитәкчесе-2011»
    Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Ел җитәкчесе-2011» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның «Иң югары конкуренциягә сәләтле» номинациясендә «Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мистахов Ренат Искәндәр улы җиңүче булып танылды. Котлыйбыз!
    384
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 06:19
    Тукай елына йомгак ясалды
    Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Яшел Үзәндә дә һәйкәл булачак. Бу хакта шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлап Әйшә урта мәктәбендә үткәрелгән «Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле фестиваль барышында мәгълүм булды. Мәктәп укучылары бу турыда бездән, журналистлардан да, алданрак хәбәрдар икән. Фестивальгә кайсыбер мәктәп укучылары булачак һәйкәлнең эскизларын да ясап алып...
    351
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 06:15
    Сергей Батин: «Мин депутатлар эшеннән канәгать»
    Узган шимбәдә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин җирле газета һәм телевидение журналистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында ул 2011 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга корган планнары белән уртаклашты һәм иң мөһиме - депутат корпусының эшчәнлегенә бәя бирде. - Депутатларның эшлеклелеге нәтиҗәсендә 2011 елда Яшел Үзәндә уңай үзгәрешләр шактый булды....
    317
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 06:12
    Көн-төн ярдәм итәргә әзерләр
    27 декабрьдә Россия МЧСы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Коткаручы, янгын сүндерүче һөнәре җәмгыятьтә абруйлы һөнәрләр рейтингында һәрвакыт беренче позициядә тора. Коткаручылар тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында экстремаль ситуацияләргә эләгүчеләргә - янгынмы ул, җитди аварияме, стихияле бәла-казамы һәм техноген һәлакәтме - ярдәмгә ашыга. Хәзер Яшел Үзәндә коткаручы функциясен янгын сүндерүчеләр башкара. Яшел Үзән...
    383
    0
    0
Реклама