Яшел Үзән

28 декабрь 2011 яңалыклары

  • 28 декабрь 2011 - 11:53
    «Иң яхшы яңа ел уенчыгы»
    Әлеге темага «ТР Яшел Үзән шәһәре ТКХ» департаменты һәм «Торак комплексы» идарә итүче компания» ширкәте игълан иткән бәйгегә, ниһаять, нәтиҗә ясалды. Балалар бәйгесенә барлыгы 114 эш тәкъдим ителгән иде. Болар - Яшел Үзән шәһәре, Васильево бистәсе балалар бакчалары, балалар иҗаты үзәге, Норлат балалар йорты һәм Акъегет мәктәбендә шөгыльләнүче һәм белем...
  • 28 декабрь 2011 - 11:53
    «Дельфин» чакыра
    «Дельфин» яхт-клубы судно модельләрен ясау һәм парус спорты секциясендә түләүсез шөгыльләнү өчен 8дән алып 17 яшькәчә балаларны җыя. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Ленин урамы, 56нчы йорт. «Авангард» спорт комплексы, 3нче кат. Белешмәләр өчен телефон 4-17-87.
  • 28 декабрь 2011 - 11:52
    Мини-маркет ачылды
    Җае туры килгән саен, гел зарланып торабыз. Әмма елдан-ел тормышыбыз уңай якка үзгәрә тора. Моңа кадәр Күгәйдә ике кибет бар иде. Өстәвенә хуҗалык товарлары почта бүлегендә дә сатылды. Яңа ел алдыннан эшмәкәр И.Миргалиева авылда мини-маркет ачып җибәрде. Кулай бәяләргә сыйфатлы товарлар һәркем күңеленә хуш килер.
  • 28 декабрь 2011 - 11:51
    Бүләкләнү
    Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүдә зур өлеш керткәне өчен, «Красный Восток-Агро» ачык акционерлык җәмгыятенең баш ветеринар врачы урынбасары Мостафин Фәрит Фидаил улын «Татарстан Республикасының атказанган ветеринар врачы» исеме бирелү белән котлады.
  • 28 декабрь 2011 - 11:50
    Билгеләнү
    2011 елның 15 декабрендә «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге директоры вазыйфасына Витовская Татьяна Владимировна билгеләнде.
  • 28 декабрь 2011 - 11:50
    Сессия булды
    26 декабрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәр Советының Х сессиясе булды. Шәһәр Советы депутатлары тикшерүенә 6 мәсьәлә чыгарылган иде. Сессиядә шәһәр тормышына кагылышлы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - 2012 елга һәм якындагы 2013-2014 елларга «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджеты тикшерелде. 2012 елга «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлегенең...
  • 28 декабрь 2011 - 11:41
    Яңа автовокзал – иң уңай шартлар
    Яңа автовокзал (Столичная урамы, 34нче йорт) ачылу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Э.Данилов, ЯҮМР башлыгы С.Батин катнашты. Ул берничә ай эчендә сафка басты. Җәй көне биредә ТР Президенты Р.Миңнеханов булып, ул шәһәр җитәкчелегенең бу идеясен яклап чыкты. Хәзер яшел үзәнлеләр яңа автовокзалдан Казанга нибары 35 сумга бара...
  • 28 декабрь 2011 - 11:40
    Кызык иттек!
    Шулай бервакыт иремне, нәкъ 14 февраль - Гашыйклар көне алдыннан, командировкага җибәрделәр. Төенчекләрен төйнәп, матур гына йөр дип, җыендырып җибәрдем мин моны. Аллаһка шөкер, исән-имин генә әйләнеп кайтты. Сагынышып сөйләшеп утырабыз шулай. Бергә эшли торган иптәшенең хатыны сумкасына, киемнәр арасына, бәйрәм көне уңаеннан котлап, кечкенә генә бүләк салып җибәргән икән....
  • 28 декабрь 2011 - 11:39
    Яңа елга өмет белән
    Яңа ел якынлашкан саен йөрәгем ешрак, катырак тибә башлый сыман. Күпләр бу бәйрәмне шатланып көтеп ала. Ә миңа бик тә ямансу. Инде менә утызның икенче ягына чыкканда узып баручы яшьлегемне уйлап утырам да, кайда ялгыштым икән дип, кат-кат үз-үземә сорау бирәм. Мәктәпне әйбәт кенә билгеләргә тәмамладым. Үземне бары актив яктан...
  • 28 декабрь 2011 - 11:36
    Аерылмагыз, булса да сәбәпләре
    Берәү дә сөйгән яры белән тормыш корып, иңне-иңгә бәйләгәндә, менә бераз яшибез дә, аерылышырбыз, дип гаилә кормый. Тик, ни гаҗәп, бер-береннән башка бер генә минут та аерым тора алмаган, бер-берсенә сулар һава кебек кирәк булган парлар күпмедер вакыт узгач, хәтта дошманга әверелә. Сәбәп нидә соң? Туйдан соң аз гына вакыт...
Реклама