Горький исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты, күренекле якташыбыз Рәшит Сабировның иҗат эшчәнлегенә 35 ел тулуга багышланган концерт искиткеч матур узды.
Туган як, туган җир,әниләр турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, мәзәкләр, күңелгә ятышлы тәмле сүзләр тыңлап рәхәтләнде халык. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, якташларым күрсеннәр һәм тыңласыннар дип, үзе белән яшь...