Яшел Үзән

21 декабрь 2011 яңалыклары

  • 21 декабрь 2011 - 06:39
    Мәйданны чыршы бизи
    Мирныйның 9нчы лицее янәшәсендәге күңел ачу мәйданына урман гүзәлен - Яңа ел чыршысын алып кайтып утырттылар. Кышкы салкында утырткан чыршы яз көне тиз тернәкләнеп китәчәк һәм ул, балаларны һәм өлкәннәрне шатландырып, күп еллар дәвамында халыкка игелекле хезмәт күрсәтәчәк.
  • 21 декабрь 2011 - 06:39
    Якташыбыз сые
    Горький исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты, күренекле якташыбыз Рәшит Сабировның иҗат эшчәнлегенә 35 ел тулуга багышланган концерт искиткеч матур узды. Туган як, туган җир,әниләр турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, мәзәкләр, күңелгә ятышлы тәмле сүзләр тыңлап рәхәтләнде халык. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, якташларым күрсеннәр һәм тыңласыннар дип, үзе белән яшь...
  • 21 декабрь 2011 - 06:38
    Булат Саттаров – Россия чемпионы
    Уфада 18 яшькәчә булган спортчылар арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелегенә ярышлар үтте. Татарстан Республикасы командасы составында Яшел Үзән спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь көрәшче Саттаров Булат та бар иде. 80 кг га кадәрге категориядә безнең спортчы, I урынны алып, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Аның шатлыгын тренеры Рамил Садыйков та...
  • 21 декабрь 2011 - 06:37
    «Янгынга каршы аерым режим» урнаштырылды
    Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты карары белән 2011 елның 19 декабреннән 2012 елның 9 гыйнварына кадәр Яшел Үзән районында «янгынга каршы аерым режим» урнаштырылды. Аның буенча Яңа ел бәйрәме уздыру урыны Дәүләт янгын күзәтчелегенең территориаль органнары рөхсәте белән генә билгеләнә. Барлык оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда...
  • 21 декабрь 2011 - 06:36
    Яшел Үзән – иң төзек шәһәр
    ТР Министрлар Кабинеты уздырган «2010 елда Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика бәйгесендә Яшел Үзән шәһәре III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
  • 21 декабрь 2011 - 06:34
    Илнең Баш Кыш бабае Яшел Үзәндә
    Илнең Баш Кыш бабае Яшел Үзәндә 17 декабрьдә Яшел Үзәндә искиткеч күңелле вакыйга булды. Тирә-юнь аклыкка күмелеп, Яңа елга әзерләнеп йөргән мәлдә Яшел үзәнлеләр Великий Устюгтан килгән илнең Баш Кыш бабае белән очрашты. Россиянең Баш Кыш бабае белән бергә шәһәргә Татарстанның Баш Кыш бабае да килгән иде. Аларны, бөек Тукаебыз...
  • 21 декабрь 2011 - 06:33
    Яңа ел бүләге
    Бөек Ватан сугышы ветераннарына Кыш бабай үзенчәлекле бүләк ясады быел. Яңа ел бәйрәме алдыннан 47 сугыш ветеранына һәм ветеранның тол калган хатынына торак сатып алырга мөмкинлек бирүче субсидия килү турында хәбәр бар. Соңгы ике елда Яшел Үзән муниципаль районда «Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында» дәүләт программасына...
  • 21 декабрь 2011 - 06:31
    Законнар үтәлергә тиеш
    - Минем эштән китүем аркасында эш бирүче белән бәхәс килеп чыкты. Хезмәт бәхәсләренә бәйле аңлашылмаучылыкларны ничек хәл итеп була? Р. Саттаров. Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, шәхси пландагы хезмәт бәхәсләре РФ Хезмәт кодексы нигезендә хәл ителә. Бәхәс судта хезмәткәрнең үзенең яисә эш бирүченең гаризасы белән карала. Хезмәткәр...
  • 21 декабрь 2011 - 06:30
    Бәйрәмне ничек каршыласаң,
    елны шулай уздырасың Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитетының территориаль һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эдуард Саматов билгеләвенчә, быел башкарылган эшләргә йомгак ясап, шуны әйтергә була: районда юлларны төзекләндерүдә быелгы кадәр эшнең бер елны да башкарылганы булмаган. Юлларны төзекләндерү өчен...
  • 21 декабрь 2011 - 06:28
    Әхмәт Сираҗиев – янәдән дөнья чемпионы
    Аңа төрле сәбәпләр белән зур спорттан ике дистә елдан да артыграк аерылып торырга туры килә. Ләкин корычтай нык холыклы, үз алдына куйган максатларына ирешүдә ифрат зур тырышлыгы һәм омтылышы нәтиҗәсендә ул бу «бушлык»ны гаять тә олы җиңү шатлыклары белән тулыландыруга ирешә. Соңгы ун ел эчендә Әхмәт Гыйрфанович Сираҗиев, Австрия, Норвегия,...
Реклама