Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән,
Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең.
Г.Тукай («Таян Аллага»)
Туганда сабый әнә шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килүе...