Яшел Үзән

14 декабрь 2011 яңалыклары

  • 14 декабрь 2011 - 06:58
    Кыш бабайлар, стартка!
    Әле декабрь туарга да өлгермәде, бөтен шәһәр бәйрәм төсен алды: аллы-гөлле утларга күмелде, үзебездә дә бәйрәм кәефе! Бу атнада, 17 декабрьдә, Яшел Үзән музыкаль театр каршындагы мәйданда инде матур традициягә әйләнгән Яшел Үзән Кыш бабайлары парады була. Әлеге бәйрәмдә һәр оешма, предприятие, учреждиениегә үзенең Кыш бабаен тәкъдим итә. Узган еллардан...
    453
    0
    0
  • 14 декабрь 2011 - 06:57
    «Ярослав Мудрый» – диңгездә
    Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросы проектлаган «Ярослав Мудрый» сак корабле һәм «Лена» танкеры Балтыйк флотының Балтийск төп базасыннан чыгып китеп, Төньяк диңгезгә курс алды. Балтийскида диңгезчеләрне тантаналы төстә озаттылар. Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәрләр дигән теләктә калабыз.
    336
    0
    0
  • 14 декабрь 2011 - 06:56
    Яшел Үзәндә Вьетнам өчен тагын ике фрегат төзеләчәк
    «Рособоронэкспорт» һәм «А.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыяте Вьетнамга уңышлы гына ике «Гепард» фрегатын төзеп җибәргән иде. Хәзер тагын шундый ике кораб төзү өчен килешүгә кул куйдылар. «Контракт килешенгән срокта үтәлде. Вьетнам ягы безнең продукциядән канәгать, кимчелекләр юк», - ди завод директорының гособоронзаказ һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча урынбасары С.Руденко....
    356
    0
    0
  • 14 декабрь 2011 - 06:53
    Йомгак ясар чак
    Дүшәмбе Яшел Үзән муниципаль район Советының икенче чакырылыш халык депутатлары чираттагы ХIII сессиягә җыелды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халык депутатлары Илшат Ганиев, Валентин Кострин, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең һәм районның мактаулы гражданнары катнашты. Сессияне муниципаль район Советы рәисе Сергей Батин алып барды. Көн тәртибендә 11 мәсьәлә чыгарылып, алар барысы...
    401
    0
    0
  • 14 декабрь 2011 - 06:51
    Хезмәт күрсәтү җайлана
    Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов бүлек эшчәнлеге турында сөйләде. Быел 56502 эш теркәлеп, 857 эш туктатылган һәм 274 очракта теркәлүдән баш тартылган. Җир законнары үтәлеше тикшерелеп, 332 тапкыр закон...
    381
    0
    0
  • 14 декабрь 2011 - 06:49
    Утлы еллар хатирәсе
    1939-1945 еллардагы икенче бөтен-дөнья сугышы тәмамлануга 66 елдан артык вакыт узып китте, әмма сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының язмышы турында өстәмә материаллар табыла тора. Якташларыбызның ачы язмышы турында туганнарына, авылдашларына җиткерәбез. Аны ачыклауда Казандагы Сугыш даны клубы активы һәм аның җитәкчесе...
    416
    0
    0
  • 14 декабрь 2011 - 06:41
    Төп хәзинәбез – туган тел
    Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән, Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән, Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең, Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең. Г.Тукай («Таян Аллага») Туганда сабый әнә шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килүе...
    471
    0
    0
Реклама