Яшел Үзән

7 декабрь 2011 яңалыклары

  • 7 декабрь 2011 - 08:35
    Ашагыз, кошкайлар
    Декабрь башында Олы Яке гомуми урта белем мәктәбенең II, III һәм IV сыйныфы укучылары, укытучылары Тәскирә Фәйзуллина һәм Рәзинә Миндубаева белән берлектә, кошларга җимлек куйган. Яз көне мәктәп укучылары, яңа сыерчык оялары элеп, җылы яклардан күчеп кайтучы кошларны сөендерсә, салкыннар җитүгә, туган якта калучы кошларны ашатуга үтә зур игътибар бирә.
  • 7 декабрь 2011 - 08:34
    Бәяләр арта тора
    Россия президенты тәмәке һәм исерткеч эчемлекләргә акцизны күтәрү хакында фәрманга кул куйды. Бәяләр 2012 елның 1 гыйнварыннан күтәрелә башлый. Экспертлар исәпләвенчә, яңа елдан сигарет бәясе якынча - 10, аракыныкы 20 процентка кыйммәтләнәчәк. Хөкүмәт, аракы белән тәмәкегә бәяне арттырып, киләсе елда казнаны 18,5 миллиард сумга баетмакчы була. Өч елдан бу сан...
  • 7 декабрь 2011 - 08:33
    Завод продукциясе –
    «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте 2011 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» бәйгесендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Заводта корычтан җитештерелгән продукциягә тиңнәр булмады.
  • 7 декабрь 2011 - 08:31
    Үзгәртеп кору дәвам итә
    Узган җомгада «2011 - 2012 елларда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы кысасында капиталь ремонт ясалган һәм өр-яңадан җиһазландырылган район үзәк дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге һәм 1нче хирургия корпусының операция блогы ачылды. Федераль бюджеттан әлеге объектның төзү-монтаж эшләренә 11 миллион һәм җиһазлар сатып алуга 4,4 миллион сум акча бирелгән булган....
  • 7 декабрь 2011 - 08:29
    Төнлә йөрү юньлегә илтми
    Ел башыннан Яшел Үзәндә 219 яшүсмер «комендант сәгатен» бозган. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә полициягә Комсомольская урамындагы «Җиһазлар кибете» тирәсендә ике яшүсмернең бер автомобильне «чишендерүе» турында хәбәр килә. Берничә минуттан ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы каракларны Энгельс урамында тоткарлый. Аларның берсенә - 13, икенчесенә 16 яшь була. Бу факт буенча җинаять...
  • 7 декабрь 2011 - 08:28
    Закон үз көчендә
    13 ноябрьдә республикада наркотик матдәләр кергән дару препаратларын, аерым алганда кодеинны, ирекле сатуны чикләүче закон үз көченә керде. Хәзер даруханә учреждениеләре аларны рецепт буенча гына сатарга тиеш. Дезоморфинлы наркомания бик кискен торган Яшел Үзәндә закон үтәлеше беренче чиратта тикшерелә. Даруханәләр, нигездә, бу таләпләрне үти. Әмма искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, 17...
  • 7 декабрь 2011 - 08:12
    Хөкем карары чыгарылды
    16 ноябрьдә Яшел Үзән суды Норлаттан бер төркем егеткә карата хөкем карары чыгарды. Июльдә бу егетләр иртәнге сәгать өчтә шушы авылга килеп эшләүче эшчеләр йоклаган йортка һөҗүм иткән. Норлатка, авыл мәктәбенә интернет кертү максатыннан, бер төркем эшче килә. Иртәдән кичкә кадәр алар оптик-җепселле кабель сузу белән мәшгуль була. Ә фатирларына...
  • 7 декабрь 2011 - 08:10
    Төрле якка тартып, кузгалырмы йөк?!
    Муниципаль район башлыгы Сергей Батин, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин, аның урынбасарлары ноябрь аенда шәһәр һәм район халкы белән очрашты. Шундый очрашу Күгәйдә дә узды. Иртәрәк чыгып китсәм дә, кышкы юлда барыбер әкрен барыла, өлгермим ахыры, дип борчылып барырга туры килде. Инде башлангандыр, мәдәният йорты халык белән шыгрым тулыдыр дип,...
  • 7 декабрь 2011 - 08:09
    Сәләтле син, Норлат ягы!
    Пенсионер булгач, кибет тирәсендә еш йөрергә туры килә: әле сөте кирәк, әле мае дигәндәй... Беркөнне кибет янында эленгән белдерүгә күз төште: МБЦ «ЦКС Заволжье» диелгән. Анысы тагын нәрсәдер, әмма концерт була дигәнне аңладым. Тиз генә кайттым да, хәләл җефетемне ияртеп мәдәният йортына килдем. Ә анда кеше күп җыелган иде. Идел...
  • 7 декабрь 2011 - 08:08
    Талантларны үстерү үзәге ачылды
    Норлат авылында «Авангард» балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәге ачылды. Шушы клубны ачуда Зөлфирә Килдеева зур көч куйды. Югары белемле педагог-психолог авылның киләчәге, ягъни яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен, аларның сәләтен үстерү йөзеннән, ул клуб эшчәнлеген күп юнәлештә алып барачак. Яшь журналистлар түгәрәге, кызлар өчен Имидж-клуб,...
  • 7 декабрь 2011 - 08:05
    Сагынам җырчы сандугачны
    «Һәркемнең күңелен биләп алган җырчыларны «халык җырчысы» диләр. Зифа Басыйрова шундый җырчы иде. Халык бәгыреннән өзелеп төшкән һәм озак елларга халык күңелендә калган җырчы. Бүген дә аның тавышы, аның моңы безне битараф калдырмый. Димәк, җырчы яши, татар җыры яши!» Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Үз чорының зыялы шәхесе булган халкыбызның...
Реклама