Яшел Үзән

1 декабрь 2011 яңалыклары

  • 1 декабрь 2011 - 11:55
    Ярминкәләр 4 декабрьдә тәмамлана
    Традиция буенча һәр көздә Яшел Үзәннең сәүдә мәйданнарында ярминкәләр үткәрелә. Андый ярминкәләр быел да узды. Халык 11,7 миллион сумга 782 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алды. 4 декабрьдә барлык сайлау участокларында да арзанрак бәядән сәүдә итәчәкләр. Азык-төлек тә, көнкүреш химиясе әйберләре дә сатылачак.
  • 1 декабрь 2011 - 11:54
    Владимир Богатырев кабул итә
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Владимир Богатырев халыкны кабул итә башлый. Мондый очрашулар хокук тәртибен саклау буенча җәмәгатьчелек терәк пунктларында узачак. Беренче очрашу 6 декабрьдә 4нче пунктта (Юность урамы, 1нче йорт) 17 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр булыр дип планлаштырыла. Полиция хезмәткәрләре мондый очрашулар гражданнарның полициягә булган мөнәсәбәтен, проблемаларны ачыкларга,...
  • 1 декабрь 2011 - 11:51
    Ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз
    Кичә Халыкара инвалидлар декадасы башланды. Бу уңайдан районда, елдагыча, күп төрле чара оештырыла. Районда бүгенгә 15387 инвалид исәпләнә. Шуларның 446сы - балалар. Шушы елның 9 аенда 115 инвалидка 300 мең сумнан артык матди ярдәм күрсәтелгән, 13 меңнән артык инвалидка 69 миллион сумлык субсидия-ташлама түләнгән. Бу декада республикада 18 ноябрьдә үк...
  • 1 декабрь 2011 - 11:50
    Яраттырасың килсә
    Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәүнең математика юнәлешендәге 57нче мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, «Литература» журналының баш мөхәррире Сергей Волков 9нчы лицей укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес бирде. Бүгенге көндә мәктәп укытучылары өчен иң актуаль булып саналган проблемалар турында уртага салып сөйләштеләр. «Ничек укучыларның ихтирамын казанырга?», «Балаларны ничек...
  • 1 декабрь 2011 - 11:49
    Көннәр суытуга
    Көннәр суытуга шәһәрдә 10 хоккей тартмасы эшли башлаячак. Малайлар һәм кызлар шәһәрнең Северная, Засорин, Тукай, Төзүчеләр, Хаҗиев, Загородная, Заикин урамнарындагы, «Авангард» стадионындагы һәм 15нче мәктәп территориясендә урнаштырылган хоккей тартмаларында рәхәтләнеп тимераякта шуа, хоккей уйный алачак. Хоккей тартмаларының һәркайсы, төзәтеп һәм төзекләндереп тору өчен, нинди дә булса предприятиегә яисә оешмага, кайсы...
  • 1 декабрь 2011 - 11:47
    Авыручылар саны ник арта?
    үзәгенең Яшел Үзән филиалындагы бүлек мөдире Нина Лежнина биргән мәгълүматларга караганда, районда ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу буенча хәл җитди тора. ВИЧлы кешеләр саны арта бара. Шушы елның 1 октябренә рәсми рәвештә 347 очрак теркәлгән. 9 айда 28 очрак ачыкланып, авыручылар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр арткан. Рәсми...
  • 1 декабрь 2011 - 11:46
    Яңа автовокзал ачылгач автобуслар ничек йөриячәк
    Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә тагын бер мөһим вакыйга көтелә - яңа автовокзал ачылырга тора. Кыска гына вакыт эчендә төзелгән бу бинада пассажирларга бөтен уңайлыклар тудырылачак. Аның инвесторы булып «Татинвестстрой» ширкәте тора. Ул Столичная һәм Королев урамнары чатында урнашып, 7000 квадрат метрны тәшкил итә. Бина төзелеше белән беррәттән, аның территориясендә төзекләндерү...
  • 1 декабрь 2011 - 11:42
    Күл буенда бер мәктәп бар
    Шулай бервакыт ТР Композиторлар берлеге рәисе берәү белән очрашкач, сүз артыннан сүз чыгып, Рәшит Кәлимуллинның 3нче гимназияне тәмамлавы турында беленә. «О-о! Ул мәктәп бик танылган мәктәп, аны бик данлыклы кешеләр тәмамлаган!» - дигән Рәшит әфәнденең танышы. «Ә мин нәрсә, танылган шәхес түгелмени?!» - дигән ди хәтере калган композитор. Бу, әлбәттә,...
  • 1 декабрь 2011 - 11:39
    Программа бар һәм эшли
    Республикада тузган торакны юкка чыгару программасы эшләгән вакытта торак шартларын яхшыртучылар шактый булды. 2005 елда программа тәмамлангач иске йортларда көн күрүчеләрнең бер өлешенә бу бәхет тәтемичә калды. Шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерүгә юнәлтелгән программасында катнашырга карар кылды. Программа республикада беренче тапкыр «Пилот»...
  • 1 декабрь 2011 - 11:37
    Яшәү шартларын яхшырту – иң изге теләк
    ТР Премьер-министры Илдар Халиков 26 ноябрьдә эш визиты белән Яшел Үзән шәһәрендә булып китте. Горький исемендәге мәдәният сараенда шәһәр һәм район активы белән узган очрашуда Илдар Халиков республикада социаль әһәмияттәге программаларның, мөһим проектларның үтәлеше белән таныштырды. «Без соңгы елларда социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә күп эш башкарырга өлгердек, шуңа күрә...
Реклама