Яшел Үзән

3 ноябрь 2011 яңалыклары

  • 3 ноябрь 2011 - 11:23
    ТКХ – балалар күзлегеннән
    Яшел Үзәннең торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм «Торак комплексы» компаниясе 15 ноябрьгә кадәр «Торак-коммуналь хуҗалыгы балалар күзлегеннән» дип аталган рәсем бәйгесе игълан итә. Бәйгедә 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Җиңүчеләрнең исеме һәм рәсемнәре «Торак комплексы» компаниясенең www.gilcomzd.ru сайтында басылачак һәм бүләкләнәчәк. Рәсемнәрне Засорин урамының 18нче йортында урнашкан «Торак комплексы» компаниясенә...
  • 3 ноябрь 2011 - 11:23
    Ачыктан-ачык сөйләшү
    Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм полиция хезмәте җитәкчеләре «Ачыктан-ачык сөйләшү» акциясе («Открытый диалог») кысаларында халык белән очрашулар уздыра. 16нчы мәктәптә узган очрашу халыкның ачыктан-ачык сөйләшүгә тансыклаган булуын күрсәтте. Очрашу барышында иң күп сораулар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре турында иде. ОДН турындагы сорау - шуларның берсе. Әгәр, торак йортта яшәүчеләр...
  • 3 ноябрь 2011 - 11:21
    Суыта
    һава торышының кинәт үзгәрәчәген хәбәр итәргә өлгермәде, инде кичәдән үк суытып җибәрде һәм карлы яңгыр ява башлады. Җиле дә ачы һәм ул әле тынмаячак. Төньяктан искән җилнең тизлеге урыны-урыны белән секундка 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Бүген һава температурасы 10 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Димәк, аяк асты боз белән капланачак һәм...
  • 3 ноябрь 2011 - 11:20
    Игътибар: өйрәнүләр!
    Республиканың террорчылыктан саклануын тикшерү максатыннан, 7сеннән 17 ноябрьгә кадәр өйрәнүләр узачак. Әлеге өйрәнүләр кысасында Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарына килеп, Универсиада-2013 объектларына, вокзал, кибетләргә, кинотеатрларга һәм кеше күп була торган башка урыннарга үтеп керергә һәм шартлаткыч җайланмалы муляжлар куярга теләгән «диверсант»ларны ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла....
  • 3 ноябрь 2011 - 11:19
    Кыңгыр эшкә чик куелды
    Татарстан Югары судында Яшел Үзәнне героин белән тәэмин итеп торган төркемнең җинаять эше каралды. 2010 елның октябрендә наркоконтроль бүлегенә берничә кешенең, берләшеп, наркотик сату белән шөгыльләнүе турында хәбәр итәләр. Әлеге төркемнең оештыручысы 38 яшьлек Александр була. Бизнес белән шөгыльләнеп, зур табыш алырга исәп тотып, ул үз янына ышанычлы кешеләрне генә...
  • 3 ноябрь 2011 - 11:18
    Инженер – чын ирләр һөнәре
    Дөньяда нинди генә һөнәр юк, үзеңә туры килгәнне сайлап алырга гына кирәк. Экономистлар һәм юристлар иң популяр профессия булып исәпләнә. Ә менә инженер һөнәрен сайлаучылар сирәк. Авыл җирендә аларны бармак белән генә санарлык. Норлат МПП ЖКХсында эшләүче Әмир Әнвәр улы Нигъмәтуллин әнә шундый һөнәрне гомерлек юлдашы иткән. Казан шәһәрендә хезмәтендә...
  • 3 ноябрь 2011 - 11:17
    Китапханәдә чәй дә эчтек
    Яшел Үзәндәге Ф.Шәфигуллин исемендәге китапханәдә Өлкәннәр көнендә оештырылган кичәдә унбишләп олы яшьтәге ханым катнашты. Кичәне оештыручылар үз һөнәрен күрсәтте: ихлас күңелдән матур итеп шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Әсәрләрдән өзекләр безнең күңелләргә хуш килде. Әсәрне уку - бер, ә менә аның иң матур өлешләрен сәнгатьле итеп укып бирсәләр, ул күңелгә тагын...
  • 3 ноябрь 2011 - 11:16
    Мәскәүне һава һөҗүменнән саклау
    941 елның 30 сентябрендә дошман зур тизлек белән алга омтыла: салкыннар башланганчы Мәскәүне алырга планлаштырыла. Бу операциягә «Тайфун» (давыл, өермә) исеме бирелә. Совет гаскәрләре Мәскәүне дошманның һава һөҗүменнән саклау буенча кискен чаралар күрә - дошман самолетларының очып килүен алдан үк белеп, күреп, күзәтеп тора, үзара хәбәрләр сала, элемтә яхшы эшли....
Реклама