Яшел Үзән

21 октябрь 2011 яңалыклары

  • 21 октябрь 2011 - 07:22
    Алданулар
    Алдашулар, алданулар була Бу дөньяда гомер иткәндә. Үкенерлек, офтанырлык булма Алдануың исеңә төшкәндә. Алданасың язгы сукмакларда, Кар дип басып, суга батасың. Үтмәсен дип су, бик тиз генә Аягыңны тартып аласың. Алданасың отыш уеннарда, Күңелең белән бик тиз байыйсың. Ота алмыйсың, күпне көтеп, Азыңны да суга саласың. Алданасың сату-алуларда, Юньсез генә...
  • 21 октябрь 2011 - 07:20
    Хыялымда йөрткән Төркия
    Очы-кырые күренмәгән серле диңгез буенда, җылы кояш астында бар дөньяңны онытып, азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, кемнең генә ял итәсе килми икән?! Бу буш хыял түгел, чын күңелдән хыяллансаң, теләкләр тормышка да ашып куя ул. Туристлар яратып өлгергән Төркияне күрү теләге белән күптән янып йөри идек. Соңгы арада...
  • 21 октябрь 2011 - 07:18
    Закон кайда да үтәлергә тиеш
    Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән районара бүлеге белән бергә район үзәк дәваханәсендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закон үтәлешен тикшергән. Законга (1998 елның 8 гыйнварындагы 39нчы федераль закон) ярашлы рәвештә, наркотик һәм психотроп матдәләргә кагылышлы бөтен операцияләр һәм аларның күләме юридик зат - җитәкче әмере...
  • 21 октябрь 2011 - 07:15
    Мөслимәләр компьютерны өйрәнә
    Хәзер компьютерны белмичә ерак китеп булмый. Заман техникасы яшьләр өчен гади эш коралына әйләнсә, өлкән яшьтәгеләргә аның асылына төшенү өчен шактый тырышырга кирәк. «Юк, мин булдыра алмыйм!» - дип, кул да селтәп булмый, чөнки компьютерны белү - заман таләбе, аралашу ысулы, кыскасы, ул синең хәзер ручкаң да, китабың һәм дәфтәрең...
  • 21 октябрь 2011 - 07:12
    Коммуналь хезмәтләр – товар ул,аның өчен вакытында түләргә кирәк
    Муниципаль район халкының коммуналь хезмәтләр өчен 2011 елның 1 октябренә 188 миллион сум бурычы җыелган, шуның 138 миллион сумы - шәһәрдә яшәүчеләрнеке. - Муниципаль район территориясендә яшәүче халык узган 9 айда барысы 861 миллион сумлык коммуналь хезмәтләрдән файдаланды, шуның 835 миллион сумын түләде, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә шәһәрнең мәгълүмат-исәп-хисап...
  • 21 октябрь 2011 - 07:10
    «Тау Иле»нең үз юлы
    «Кечкенә булсын, матур булсын, үстерербез кочакта», - дип җырлыйлар иде без яшь чакта. Бу такмакның сүзләре «Тау Иле» хуҗалыгына да туры килеп тора кебек. Кечкенә генә, таулар куенына сыенып утырган авылны берләштергән бу хуҗалыкны халык үзе, чыннан да, тырыш хезмәте белән ил алдында үстерә, район күләмендә данлый. «Тау Иле» бар...
  • 21 октябрь 2011 - 07:02
    Җимерек сарайлар урынына – балалар мәйданчыгы
    «Торак комплексы» идарә итүче компания» ширкәте хезмәткәрләре ишегалларында шәһәребезне ямьсезләп утырган җимерек сарайларны сүтеп, ишегалларын төзекләндерү кебек күңелле планнар төзи. Элек бу сарайларның булуы халыкка бик нык ярдәм итсә дә, хәзер зур куркыныч тудыра. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Ленин урамындагы 45нче йорт янында урнашкан сарайларны җимереп, биредә балалар мәйданчыгы төзиячәк. Калган...
  • 21 октябрь 2011 - 07:01
    Бәйрәм кайчан җитә?
    Ноябрь бәйрәмнәрендә татарстанлылар 4ннән 8енә кадәр ял итәчәк. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Бердәмлек көненең ял көне буларак билгеләп үтелүен белдерә. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы...
  • 21 октябрь 2011 - 06:59
    Бюджетка күпме акча кергән
    Елның беренче яртысында шәһәр предприятие һәм оешмалары 7724,7 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган, эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән. Шәһәр территориясеннән озатылган продукциянең 50 проценттан артыгы бюджетка иң күп акча кертүче предприятиеләргә - Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларга һәм Яшел Үзән сөт комбинатына туры килә. Болар хакында Яшел Үзән шәһәр...
Реклама