Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ҮЗЕБЕЗНЕҢ АВЫЛДА ЯШӘВЕ РӘХӘТ

Районыбызда күп балалы ишле гаиләләргә йорт салу өчен җир бирү дәвам итә. Мулла Иле авылында андый бәхетле гаиләләр саны 11гә җиткән. Шулардан өч гаилә туган авылында төпләнергә теләгән, икесе Карамалы Тау бистәсен кулайрак күрә икән. Калган алты гаилә исә, киләчәген кайсы җир белән бәйләргә теләвен әлегә төгәл хәл итеп бетермәгән....


Районыбызда күп балалы ишле гаиләләргә йорт салу өчен җир бирү дәвам итә. Мулла Иле авылында андый бәхетле гаиләләр саны 11гә җиткән. Шулардан өч гаилә туган авылында төпләнергә теләгән, икесе Карамалы Тау бистәсен кулайрак күрә икән. Калган алты гаилә исә, киләчәген кайсы җир белән бәйләргә теләвен әлегә төгәл хәл итеп бетермәгән.

Йорт салырга җир алу үзеңнең киләчәгеңне хәл итү дигән сүз инде ул. Ягъни кеше, яңа өй җиткерүне, алдан гаилә белән кайда гомер итәчәкләрен уйлашкач, хәл итә. Дәүләт тарафыннан тормышка кертелә торган бу проектта кешегә сайлап алу мөмкинлеге дә каралган. Билгеле, теркәлгән муниципаль авыл җирлеге эчендә.
Үзегез дә беләсез: җир хәзер елдан-ел кыйммәтләнә бара бездә. Йорт төзергә бушлай җир алуны көтмәгәндә лоторея отуга тиңләми мөмкин түгел. Без Мулла Илендә шундый бәхетле гаилә белән таныштык. Фәнзия Камил кызы (рәсемдә) һәм Айрат Сәлимулла улы Гарифуллиннар гаиләсе ул.
Бәхет дигәннән, аларның бәхете өй тулы дисәк тә, арттырып әйтү булмас иде. Өч малай үстерәләр Гарифуллиннар. Олысы инде, сөбханалла, 15 яшен тутырган, уртанчысы - 14, кечесе 5 яшьтә икән. Төпчекләре балалар бакчасына йөри. Әйтергә кирәк, шушы малайларның әнисе Фәнзия белән танышкач, без аның ишле гаилә анасы икәнлегенә ышанмый да тордык башта. Безнең белән танышучы сылу, сөйкемле ханым бик тә яшь күренә иде. Күз тимәсен, билгеле.Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып беләбез инде: тату-матур яшәүче гаилә хуҗабикәсенә генә шулай җыерчыклар кунмый ул. Фәнзия кияүгә чыкканнан бирле ире Айрат өендә каенанасы һәм каенатасы белән бер йортта яши икән.
- Эшебез дә, сөенеч-куанычларыбыз да уртак безнең. Печәнгә дисеңме, бәрәңге алырга дисеңме - барысына да бергә җыелып йөрибез, - дип сөйләде ул тормышларын.
Фәнзия үзе дә, ире Айрат та шушы Мулла Иле авылында туып үскәннәр. Казан дәүләт университетында югары белем алганнан соң, Фәнзия читкә китмәгән, туган авылында калган. Хәзерге көндә Норлат балалар йортында өлкән сыйныфтагы балаларга тәрбия бирү белән мәшгуль, ә Айрат эшкә Яшел Үзәндәге ит җитештерү предприятиесенә йөри икән.
- Безнең Мулла Иле авылы бик тә матур табигатьле, монда яшәве рәхәт. Шәһәргә барсак, тизрәк кайтып китәсе килә. Балаларның да әби-бабалары канаты астында үсүләре әйбәт инде, - дип аңлатты Гарифуллина авылда төпләнеп калу сәбәбен.
Гарифуллиннар Мулла Илендә җир алып, малайларының киләчәген дә туган авыллары белән бәйләргә тели. Балаларына буласы йортны төзергә дә җыйнаулашып тотыначаклар. Бу кышка кергәнче булачак ихаталарын койма белән әйләндереп алырга ниятлиләр. Яз җиткәч, беренче итеп, алмагач, чия, карлыган утыртачаклар. Авылдагы элекке ихаталар белән чагыштырганда, җир әллә ни зур түгел - 8 сотый гына. Әмма йорт һәм каралты-кура төзергә җитәрлек дип исәплиләр алар. Җәен, йорт-кураларның зурлыгын уйлашкач, өйнең нигезен салырга да керешәчәкләр. Эшләре уңсын, хыяллары тормышка ашсын аларның!


Ильяс САЛИХҖАНАвтор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев