Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Юынчым – юанычым

Норлат - Акъегет юлыннан Юынчыга борылдык. Тирә- юньдә ник бер чүп әсәре булсын, бөтен җир чиста. Каеннар арасыннан уза торган яңа салынган бормалы-бормалы тип-тигез асфальт юл да гүя районыбызның зур булмаган гап-гади бер авылына түгел, әйтерсең, әллә кая илтә. Көзнең соңгы кояшлы көннәренең берсендә без Юынчыга әнә шундый уңай кичерешләр...

Норлат - Акъегет юлыннан Юынчыга борылдык. Тирә- юньдә ник бер чүп әсәре булсын, бөтен җир чиста. Каеннар арасыннан уза торган яңа салынган бормалы-бормалы тип-тигез асфальт юл да гүя районыбызның зур булмаган гап-гади бер авылына түгел, әйтерсең, әллә кая илтә. Көзнең соңгы кояшлы көннәренең берсендә без Юынчыга әнә шундый уңай кичерешләр белән килеп төштек.
Юынчы зур түгел. Калку урында урнашкан бу авылдагы 80гә якын хуҗалыкта 172 кеше яши. Дус-тату яшиләр, читтән кемдер килеп күңелебезне күтәрер дип көтеп утырмыйлар, бергәләшеп бәйрәмнәрдә концертлар оештыралар, башка чаралар үткәрәләр.
Һәр авылның кече ватанын чын күңелдән яратып, җан атып йөргән тынгысыз кешеләре була. Андыйлар Юынчыда да бар. Авылы өчен янып, аны тагын төзегрәк, матуррак, яшәр өчен уңайлырак итәргә тырышып йөрүчеләрнең берсе - Әсхәт Садыйков. Беренче булып, аларга кереп чыгарга булдык. Ирле-хатынлы Садыйковлар икесе дә кеше белән эшли. Берсе - клубта, икенчесе хат ташый, Дөресрәге, почтада да бергә алар, клубта да. Почта килгән көнне Акъегеттән газета-журналларны икәү алып кайталар, клуб эшен дә бергәләп алып баралар.
Әсхәт Садыйковның авыл клубында эшли башлаганына инде 27 ел узган икән. Авылда мәктәп эшләгән чакта күпкә күңелле булган, билгеле. Мәктәп белән клуб гомер-гомергә кулга кул тотынышып эшли бит, биредә дә шулай булган. Тик берничә ел элек, күпчелек авыллардагы белән беррәттән, Юынчы мәктәбенең дә язмышын бетерү ягына хәл иттеләр. Гөрләп торган белем учагының сүнүенә авыл халкы бик тетрәнде, мәктәпнең буш калуына әле дә булса ышанасыбыз килми диләр, тик югарыдагылар кечкенә авылга мәктәпнең кирәклеген ишетергә теләмәде. Тик монысы инде башка тема.
Клуб директорының җәмәгате Люция - Арча кызы. Авылның чая егете аны кунакка кайткан җиреннән эләктереп кала. Тик Юынчыны инде ул хәзер бер җиргә дә алмаштыра алмас шикелле. Өч балалары бар Садыйковларның. Олылары инде үзләре гаилә төзегән, кунакка гына кайталар. Төпчекләре Алмаз II класста укый.
Авыл җирен мактамыйлар инде дә бит, шулай да авылда яшәргә була, ди клуб директоры. Күп йокламасаң, дип тә өсти. Авылда тормышын җитеш алып баручыларга, ай-һай, тәти микән ул йокы. Көне төне кайтып кермичә эшләсәң дә, клуб белән почта акчасына гына тормышны алып барып булмый. Садыйковлар да авылда яшәүче башка кешеләрдән кимен куймый - абзар тутырып терлек тә асрый, яшелчәсен дә үстерә. Эштән курыкмыйлар. Өйдәгесе өчен генә түгел, бөтен авыл өчен өчен җан атып торалар. Әле күптән түгел генә «Кызыл Шәрык» җитәкчелеге корбанга дип биргән сарыкны чалып, клубта корбан ашы уздырганнар. Бөтен авыл белән җыелып.
Инициативаны күтәреп алучылар күп биредә, сүзне аяк астына салып таптамыйлар, тыңлыйлар, ди Әсхәт Садыйков. Мәктәп директоры Гөлсинә Борһанова, ФАП хезмәткәре Гүзәл Хәйруллина, аның улы Илнур, Рузалия Сафиуллина, Рузалия Шәйхуллина, гомумән, авылдашларның һәммесе бик активлар, ди ул. Зиратны даими карап чистартып торалар. 3 ноябрьдә тагын зиратта чираттагы өмә уздырырга җыеналар. Авыл халкы да актив Юынчыда, авылдан читтә яшәүчеләр дә.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев