Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Юрганыңа карап аягыңны сузарсың

Норлат - районның Идел аръягы зонасында урнашкан иң зур авыл. Халкы да күп, социаль-мәдәни объектлары да: балалар йорты, спорт комплексы, мәдәният йорты, участок дәваханәсе, балалар бакчасы, урта мәктәп, тагын башка дәүләт учреждениеләре. Халык күп яши торган зур авылның борчу-мәшәкатьләре җитәрлек, ә финанс мөмкинлекләре, районның күп авыл җирлекләренә хас булганча, азрак....


Норлат - районның Идел аръягы зонасында урнашкан иң зур авыл. Халкы да күп, социаль-мәдәни объектлары да: балалар йорты, спорт комплексы, мәдәният йорты, участок дәваханәсе, балалар бакчасы, урта мәктәп, тагын башка дәүләт учреждениеләре.

Халык күп яши торган зур авылның борчу-мәшәкатьләре җитәрлек, ә финанс мөмкинлекләре, районның күп авыл җирлекләренә хас булганча, азрак. Елның беренче яртысында керем буенча план нибары 69 процентка үтәлгән. Җир салымы һәм милекне арендага бирү буенча гына күрсәткечләре әйбәт. Беренчесе - 135 процентка, икенчесе 122 процентка үтәлгән. Халык җир паен милек итеп рәсмиләштергән һәм шуннан шактый акча кергән җирле бюджетка; өстәвенә, «Красный Восток» җәмгыяте дә акча күчергән. Ел башыннан бирле 29 кеше 5,4 миллион сумга үзенең хуҗалыгын үстерүгә ташламалы шартларда кредит алган.
Авылны төзекләндерүгә игътибар зур. Быел Хәйруллиннар урамына таш түшәргә исәпләре бар. Төп урамнарга таш җәелгән, шуңа күрә язгы-көзге пычракта юл өзеклеге булмый. Совет заманында төзелеп файдалануга тапшырылган суүткәргечләре мактанырлык түгел, чөнки яртысын, ә ул 11,5 чакрым дигән сүз, алмаштырырга кирәк.
Норлатта гына түгел, бүтән авылларда да соңгы елларда социаль-мәдәни объектлар бик аз төзелә, булганнары таушала.
- Былтыр Норлат мәдәният йортының түбәсен, ишекләрен, тәрәзәләрен алмаштырган идек, - дип сөйли Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов. - Акчага күчереп исәпләгәндә 1,25 миллион сумлык эш башкарылды. Быел июнь аенда җылыту системасын алмаштыруга подрядчы таптык. Мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк булу-булмауны без яллаган экспертиза ачыклар дип ышанабыз. Алга таба эш-гамәлләребез экспертиза комиссиясенең эш нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле булачак.
Норлатта бик күп еллар дәвамында «Идел аръягы» механикалаштырылган күчмә колонна» җәмгыяте төзегән спорт комплексы уңышлы гына эшләп килә. Ниһаять, әлеге бина, авыл спорт мәктәбе төзү максатыннан, район башкарма комитеты балансына бирелгән. Хәзер тренерлар составы ачыклана.
Бүтән социаль объектлар да игътибар үзәгендә. Авыл амбулаториясе, мәсәлән. Участок дәваханәсенең беренче катында урнашкан авыл амбулаториясе, ремонт эшләре баруга карамастан, гадәттәге режимда эшли. Аның җылыту системасы төзек, ә башка урыннарын, 5 миллион сумга төзелгән смета буенча, тәртипкә китерәсе, ремонтлыйсы бар. Амбулатория сентябрьгә әзер булырга тиеш.
Зур авылда яшь гаиләләр дә, димәк, нәни сабыйлар да күп. Өч ел элек нәниләр өчен бакчада яңа төркем ачылган иде, әмма ул проблеманы хәл итмәгән. «Ручеек» балалар бакчасы ике бинада урнашкан һәм аның берсен, башлык сүзләренә караганда, 1965 елда файдалануга тапшырылганын, ремонтлау файдасыз. Икенче бина тагын да искерәк. Бөтен уңай һәм тискәре якларны исәпкә алып, Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты Норлат урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган корпусының беренче катында өч группага исәпләнгән балалар бакчасы ачу максатка ярашлырак дигән нәтиҗәгә килгән. Хәзер анда эш бара. Балалар бакчасы авыл уртасындагы яңа матур бинада эшли башласа, әти-әниләргә дә, тәрбиячеләргә дә тынычрак, сабыйларга күңеллерәк булыр.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев