Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җырлый-җырлый эшли

Механизатор Рафил Мифтахетдиновны силос базында эшләгәндә очраттык ул көнне. Үзенең яңа «ДТ-75» тракторы белән базга китереп аударылган яшел массаны тыгызлый, үзләренчә әйтсәк, «тромбовать» итә иде ул. 100 метр - алга, 100 метр артка биреп, иң күңелсез эшне башкарган кебек тоелды ул безгә. Көнозын бер баз, шул ук метрлар. - Киресенчә,...

Механизатор Рафил Мифтахетдиновны силос базында эшләгәндә очраттык ул көнне. Үзенең яңа «ДТ-75» тракторы белән базга китереп аударылган яшел массаны тыгызлый, үзләренчә әйтсәк, «тромбовать» итә иде ул. 100 метр - алга, 100 метр артка биреп, иң күңелсез эшне башкарган кебек тоелды ул безгә. Көнозын бер баз, шул ук метрлар.
- Киресенчә, җырлап кына эшлим мин, - дип сөйли ул. - Трактор кабинасында көнозын музыка уйный: теләсәң - татарча, теләсәң - русча тыңла. Беркем комачауламый. Яшел масса төягән тракторлар көн дәвамында килеп кенә тора, берсен бушатасың, икенчесе - чиратта. Аннары яшел үләнне, бозылмасын өчен, кат-кат тыгызларга кирәк. Күңелсезләнергә ара калмый.
Рафилнең эшеннән хуҗалык җитәкчесе дә канәгать.
- Рафил - эшнең җаен, тәртибен белеп башкара торган тракторчы, - дип мактый аны җитәкчесе Ирек Хәйруллин. - Шуңа күрә быел сатып алган яңа тракторны аңа бирдек. Яз көне бер таңнан икенчесенә тикле чәчүдә эшләде: арпа, бодай, катнаш азык чәчте. Игеннәрне суктырып алгач, бушап калган кырларны сукаларга чыгачак ул.
Инде үзе яшьләрне эшкә өйрәтерлек тәҗрибә тупласа да, Рафил Мифтахетдинов остазын җылы сүзләр белән искә ала.
- Мине Искәндәр абый эшкә өйрәтте, - дип сөйли 25 ел хезмәт стажы булган механизатор. - Миңа гына түгел, минем кебек күп малайларга корыч айгырны иярләргә өйрәткән остаз ул. Безнең хуҗалыкта тәҗрибәле тракторчылар яшьләргә һәрвакыт игътибарлы булды, һәркайсыбызны, үз улларыдай, какмый-сукмый, яратып эшкә өйрәтте. Авылда калып, хуҗалыкта эшләргә теләк белдергән яшьләрне үзебез дә бик теләп эшкә өйрәтәңбез.
Буыннар чылбыры атадан - балага, олыдан кечегә менә шулай күчә бара Күгәйдә.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев