Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җыелу урыны – Норлат спорт комплексы

Яңа ел җитеп килгәндә, узган чәршәмбедә, Норлатта зур спорт комплексы ачылды, авыл яшьләренә бергә җыелып төрле спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек булдырылды. Әйе, спорт комплексы Норлатта урнашса да, Иделнең уң ягындагы авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең барысына да ишекләре ачык аның. Вакытын мәгънәле уздырырга теләгәннәр хоккей, тимераякта шуу, волейбол, баскетбол, көрәш,...

Яңа ел җитеп килгәндә, узган чәршәмбедә, Норлатта зур спорт комплексы ачылды, авыл яшьләренә бергә җыелып төрле спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек булдырылды.
Әйе, спорт комплексы Норлатта урнашса да, Иделнең уң ягындагы авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең барысына да ишекләре ачык аның. Вакытын мәгънәле уздырырга теләгәннәр хоккей, тимераякта шуу, волейбол, баскетбол, көрәш, чаңгыда йөрү кебек спорт секцияләрендә шөгыльләнә алачак. Җаның теләгәненә языл да, тренер-белгечләр ярдәмендә ярышларда җиңәргә өйрән! Яңалыкка, мөгаен, иң нык сөенүчеләр бозда кәшәкә сугарга яратучылар булгандыр. Махсус төзелгән аерым бинада урнашкан ул боз җәелгән уен мәйданы. Уенчыларга киенергә җылы бүлмәләр һәм, шулай ук, тамашачылар өчен утыргычлар да бар бинада. Әйтергә кирәк, хоккей сөюче яшьләр сынап та карады яңа бозлы мәйданны: Норлат хоккей командасы Татар Танае командасы белән көч сынашып, кунакларны 2:1 исәбе белән җиңделәр.
Менә шулай спорт комплексын ачу тантанасы узуга уеннар да башланды анда. Халык өчен төзелгән - буш тормасын, дип теләде тантанада чыгыш ясаган Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин. Мондый кирәкле эшкә республика җитәкчелеге дә якты йөз күрсәткән. Төзү-төзекләндерү эшләренә тотылган 10 миллион сум акча республика бюджетыннан күчерелгән. Өй туена бүләксез килмиләр, дип башлык комплекска 300 мең сумлык сертификат тапшырды.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250