Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшел Үзәндә игенче кырга чыкты

Язгы кояш көннәрне җылытса да, чәчүгә керешергә иртәрәк әле. Шулай да кайбер басуларда техника эшләвен күрергә була инде. Бүгенге көндә игенче нинди эшләр майтара икән соң? Шушы сорауга җавап алу максатыннан без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кердек. Соравыбызга җир эшкәртү буенча киңәшче - агроном Шәүкәт Шәрипов җавап бирде....

Язгы кояш көннәрне җылытса да, чәчүгә керешергә иртәрәк әле. Шулай да кайбер басуларда техника эшләвен күрергә була инде. Бүгенге көндә игенче нинди эшләр майтара икән соң?

Шушы сорауга җавап алу максатыннан без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кердек. Соравыбызга җир эшкәртү буенча киңәшче - агроном Шәүкәт Шәрипов җавап бирде.

Игенче иртәләгән дип әйтергә ярамый, киресенчә, аңа мөмкин кадәр ашыгырга кирәк. Көзге уҗымнарны язгы тук­ландыру вакыты килеп җитте. Бу эштә өлгерлек күрсәткән хуҗалык һәр гектардан 5 центнерга кадәр күбрәк уңыш алачак. Биредә сүз җиргә азот ашламасын (аммиак селитрасы) кертү турында бара. Районда беренче булып «Күгәй» кооператив хуҗалыгы һәм «Заволжье» җәмгыяте игенчеләре кырга чыкты. Бүгенге көнгә 3,9 гектар җир азот белән ашланган инде. Район буенча исә барлыгы 8968 гектар җирне ашларга кирәк. Эшне вакытында башкарып чыгарга хуҗалыклар ашламаларны җитәрлек туплаган. Уртача алганда, язгы кыр эшләренә 1 гектарга 34,4 кг исәбеннән, ашлама кайтартылган. Шулай ук техника өчен ягулык-майлау материаллары да һәр хуҗалыкка ташламалы бәядә җитәрлек күләмдә бирелгән. Игенче, билгеле, чәчүгә дә әзерләнә. Хуҗалыклар орлыкларын барлыйлар, аларны «уяту», ягъни җылыту эшләре алып баралар. Тиешле дәрәҗәдә җылынган орлык тизрәк шыта. Әлбәттә, игенче хезмәте һава торышыннан да бәйле. Әйтергә кирәк, көзен чәчкән ашлык өчен кыш әйбәт узды һәм язын да кискен хәл килеп чыкмады. Март аенда килгән җылылык озаграк дәвам итсә, югалтулар килеп чыгуы бик ихтимал иде дә, рәхмәт төшкере, Ходай Тәгалә безгә мәрхәмәтле булды. Карлар эреп беткәндә генә суытып, игенне саклап калды. Хәзер бар эш тә игенченең үзеннән тора. Язгы көннең кадерен белеп ашыгырга кирәк аңа.

Өлгерлек күрсәтү дигәннән, эштә җитезләр башкасына да соңармый. Идарәдә без яңа техникага субсидия алырга теләүчеләр бармы-юкмы икәнлеген дә белештек. Олы Яке эшмәкәре Әнәс Шәрифҗанов җир эшкәртү техникасына субсидия алу өчен тиешле документларны тапшырып та өлгергән икән. Шәрифҗановлар гаилә белән бергәләп эш оештырганнар. Хәер, ул уңган гаилә эшчәнлеген газетабызда даими яктыртып торабыз, шуңа күрә укучыларыбызга таныш алар. Шәрифҗановлар гаиләсенә уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев