Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшел Үзән районының “Авангард” хуҗалыгында

Районның "Аванград" хуҗалыгында терлек сую антисанитар шартларда бара, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Россиянең авыл хуҗалыгы күзәтчелеге оешмасының Татарстан бүлеге биредә ветеринар закончалык бозыла, дип белдерә. Районыбызның Мизиново авылында урнашкан хуҗалыктан планнан тыш тикшерү уздырылган. Цех начальнигы гаебе белән ветеринар-санитар кагыйдәләр бозылуга юл куелган: пычаклар тиешенчә дезинфекцияләнми, бинаны дезинфекцияләү дозасы...

Районның "Аванград" хуҗалыгында терлек сую антисанитар шартларда бара, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Россиянең авыл хуҗалыгы күзәтчелеге оешмасының Татарстан бүлеге биредә ветеринар закончалык бозыла, дип белдерә. Районыбызның Мизиново авылында урнашкан хуҗалыктан планнан тыш тикшерү уздырылган. Цех начальнигы гаебе белән ветеринар-санитар кагыйдәләр бозылуга юл куелган: пычаклар тиешенчә дезинфекцияләнми, бинаны дезинфекцияләү дозасы турында тутырылган журнал юк, дезинфекциянең нәтиҗәлелеге бактериологик лабораториядә тикшерелми, колбаса цехында махсус дезинфекция келәмнәре юк, сую цехында идән күптән ремонт күрмәгән, калдыклар җыю өчен махсус савыт да күренми биредә.

Күрсәтелгән җитешсезлекләр терлекләр һәм кешеләр арасында авырулар китереп чырырга мөмкин.

Шуны өчен цех җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа штраф салынган.

фото www.moe-kursk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев