Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшел йомырка

Олы Шырданда аю биетмиләр биетүен, әмма яшел төсле йомыркаларны күргәч, шуннан ким шаккатмаганбыздыр. Без күнеккән тавык күкәйләре нинди икәнлеген үзегез дә беләсез. Андый яшел төслеләрен исә, минем, мәсәлән, гел очратканым юк иде әле. Баксаң, чит илнекеләр - Перу иле тавыклары сала икән ләбаса андый гаҗәп матур йомыркаларны. Әйе, ерак та...

Олы Шырданда аю биетмиләр биетүен, әмма яшел төсле йомыркаларны күргәч, шуннан ким шаккатмаганбыздыр. Без күнеккән тавык күкәйләре нинди икәнлеген үзегез дә беләсез. Андый яшел төслеләрен исә, минем, мәсәлән, гел очратканым юк иде әле. Баксаң, чит илнекеләр - Перу иле тавыклары сала икән ләбаса андый гаҗәп матур йомыркаларны.
Әйе, ерак та йөрмичә, Олы Шырдан авылында очраттык без чит ил тавыкларын. Төгәлрәк әйтсәк, Илһам Бикчәнтәев ихатасында. Илһам хуҗалыгында бар да таң калдыра ла. Ни генә тотмый ул! Әлеге сүзебез башында әйткән тавыкларның гына утыз төрле токымын асрый икән ул. Төрледән төрле алар. Ачуым бер килмәгәе, сарык бәрәннәре хәтлеләрен дә, йодрык кадәрлеләрен дә күрдек без. Үзләре йөнтәс, үзләре җиңел генә очып китә торганнарын да, олы хайван шикелле дөп-дөп итеп басып йөргәннәрен дә... Тавыклар гына түгел, үрдәк, казлары да ишле Илһамның. Фазан, попугай, кенәри кебек матур кошлары да бихисап. Гел менә шәһәрдәге зоопарктан ким түгел инде.
Зоопарк дигәннән, шуның ише оешмалардан килеп сатып алып китәләр икән кошларын. Ул аларны үзе үрчетә, тәрбияли һәм сатып җибәрә. Үзем үстергән кошларны ашый алмыйм, ди ул. Күңеле теләгән өчен асравын әйтте. Кәкре томшыклы попугайларның мәзәк кылануларын карап, кенәриләрнең сызгырышканнарын тыңлап утыру да җанга ял бирә ди Илһам.
- Табигатькә хирыс булуым бабайдан киләдер. Ул минем урманчы иде, мин кечкенә чагымда ук аңа ияреп урманнарда йөри идем. Төрле кошлар, кәлтә-еланнар, бакалар, керпеләр дөньясы белән танышып үстем. Инде менә үскәч, авылда хуҗалык булдырдым, - дип сөйләде ул безгә.
Шушында ук бу хәтле кошларны ничек туйдыруын да әйтик. Мондый сорау тумый калмас, билгеле, кешедә. Моның өчен Илһам «Авангард» акционерлык җәмгыятенә, кызу урак чагында, эшкә керә. Хезмәте өчен акчалата түгел, ашлык белән ала икән...
Без аның хуҗалыгын карап йөргәндә кара йонлы зур-зур сарыклар да күрдек. Романов токымлы сарыкларын заказ буенча асрый икән. Күптән түгел генә Уфа кешеләренә үстереп биргән булган, ә боларын исә, Йошкар-Ола кешеләренә әзерләве.
Илһамның бакчасын да карадык. Андый табигатьне яраткан кешенең бакчасы да кешечә буламы инде! Андагы тәртип, һичшиксез, мактанырлык. Эшчән куллар каравы инде бусы. Бакчада күп төрле җимеш агачлары үсә. Алдан виноград күзгә чалынды. Зур-зур тәлгәшләре игътибарны җәлеп итә шул, җимешләре дә эре үзенең. Безнең як кояшы да өлгертә бит менә җылы як җимешләрен. Әнә читтәрәк бөрлегәнгә охшап үскән үсемлекнең эре җиләкләре кызыктырып тора. Кура җиләге белән бөрлегәнне кушудан хасил булган анысы.
...Дөресен генә әйткәндә, Илһамның хуҗалыгын озаклап карап йөрисе килә. Бар да кызыклы анда. Җылы як кошларын да рәхәтләнеп үрчетергә мөмкин икән бездә. Җылы як агач-үсемлекләреннән дә мул уңыш алырга була икән. Бары Илһам шикелле табигатьне ихлас күңелдән ярата белү һәм хезмәт сөю кирәктер.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев