Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшәү көче

- Шифалы яңгыр алып килдегез, аяк-кулларыгыз җиңел икән, кызлар, - дип каршы алдылар безне Каратмәндә яшәүче Люция һәм Әхтәм Ибраһимовлар гаиләсе. - Безнең якларда игеннәр аз, ә яшелчәгә яңгырлар бик тә кирәк иде. Кәбестәгә су сиптерү җайга салынган салынуын, әмма яңгыр суы сиптергәнгә караганда бик күпкә файдалырак. Кәбестәгә генә түгел,...

- Шифалы яңгыр алып килдегез, аяк-кулларыгыз җиңел икән, кызлар, - дип каршы алдылар безне Каратмәндә яшәүче Люция һәм Әхтәм Ибраһимовлар гаиләсе. - Безнең якларда игеннәр аз, ә яшелчәгә яңгырлар бик тә кирәк иде. Кәбестәгә су сиптерү җайга салынган салынуын, әмма яңгыр суы сиптергәнгә караганда бик күпкә файдалырак. Кәбестәгә генә түгел, кишер, чөгендер, бәрәңгегә дә бик кирәк иде яңгыр суы.
Терлек үрчетеп, яшелчә үстереп көн күрүче гади авыл гаиләсе белән якыннан танышу теләген әйткәч, якты күңелле йорт хуҗасы Әхтәм хуҗалыгы белән рәхәтләнеп таныштырып йөрде. Иң күзгә ташланганы - тәртип һәм чисталык. Өйдә дә, ишегалдында, бакчада, терлек абзарларында, кыскасы, бөтен җирдә тәртип. Өй янындагы зур булмаган бакчада кавын, карбыз, авыз суын китереп тора торган бүтән төрле тәмле җимеш үстерүләренә тәфсилләп тукталып тормыйча, яшелчә хакында сөйләп китәсе килә. Кишер, чөгендер, кәбестәне, бу як халкына хас булганча, күпләп үстерәләр Ибраһимовлар гаиләсендә.
- Элегрәк елларда 10 мең төп кәбестә утырткан булсак, быел киметтек: нибары 4 мең кәбестә үсә, - дип сөйли йорт хуҗасы. - Яшелчәне үстерергә була, тик менә аны сатарга кыенрак. Алыпсатарларга бирсәң, үзеңә бер дә файдасы калмый. Яшел Үзән, Казан базарларына барып, үзебезгә сатарга туры килә. Базарда үзеңә сатып торуы җиңел түгел. Базарда басып торсаң, хуҗалыктагы эшең тора. Бөтенесен исәпкә алып, кәбестә җирен быел киметкән идек. Кишер, чөгендер мәйданы да күп түгел. Артып калган мәйданга күпьеллык үлән, солы чәчтек. Бүтән районнардан аермалы буларак, бездә яңгырлар яуды, бигрәк тә яз көне. Туфракта дым булды. Солы әйбәт кенә күренә, әмма үзеңнең комбайның булмагач, ничек суктырып алырбыз дип уйлап торабыз.
Терлекне күп асраган хуҗаны бүтән төбәкләрдәге быелгы корылык та бик борчый, чөнки авыл хуҗалыгында эш бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Корылык аркасында республикада ашлык узган еллардагыдан азрак җыеп алыначак, шуның нәтиҗәсендә фуражга бәя күтәрелергә мөмкин дип, бик борчылып тора авыл кешесе. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, быел республика игенчеләре нибары 2-2,5 миллион тонна ашлык җыеп алырга өметләнә, бүтән елларда аның күләме 5 миллионга җитә иде. Ә авылда хуҗалыктагы терлеккә фураж тонналап кирәк.
Терлек дигәннән, хәлле крестьян хуҗалыгында алар аз түгел.
- Безнең Яке, Каратмән, Уразлы якларында халык, терлек үрчетеп, яшелчә үстереп көн күрә, - дип сөйли Олы Яке авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәдиф Галәветдинов. - Авылда ике йортның берсендә йә терлекне күпләп асрыйлар, йә булмаса, яшелчә үстереп саталар. Совхоз таралгач, халык үз хуҗалыгында җиң сызганып эшкә кереште. Үзара ярдәмләшеп, киңәшеп, бер-берсенең уңышларына сокланып, куанып эшлиләр. Авыл кешесенең яшәү рәвешен Ибраһимовлар гаиләсеннән күрергә мөмкин.
Өч сыеры, бозаулары бар Ибраһимовлар гаиләсенең. Сарыклары да 50гә якын. Һәркайсын кадерләп тәрбиялиләр. Корбанга дигән сарыкларны бигрәк тә.
- Сарык асрау әнидән калган безнең гаиләдә, - дип сүзен дәвам итә Әхтәм Ибраһимов. - Хәтерлим әле, бик бәләкәй чакта, күп булса, миңа 5-6 яшь булгандыр, шул чакта да сарык карый идек без. Күпьеллык эш тәҗрибәсеннән чыгып, нигездә «Цигайская», «Романовские» токымын үрчетәбез. Әлегә сарыклар, сыерлар белән бергә, авыл көтүенә йөри. Сарыкларны, Корбан бәйрәменә 1-2 ай кала, көтүгә чыгармыйбыз. Кешегә саткач, гөнаһы булмасын дип, аерым ашатабыз, өйдә симертәбез. Корбанга дигән сарыкка заказ күп, нигездә бер үк кешеләр, алдан шалтыратып, хәбәр салып куя.
Форсаттан файдаланып, без дә Корбан бәйрәменә бер матур сарыкка заказ биреп куйдык.
Яшелчәдән аермалы буларак, сыер сөтенә, хуҗалыкта җитештерелгән йомыркага ихтыяҗ бар.
- Сөтне шәһәр пенсионерлары килеп алып китә, артып калганын сөт җыючы егетләргә тапшырабыз, - ди Әхтәм. - Йомырканы авыл халкы алып бетерә, чөнки авылда тавык караучылар аз. Яшелчәне сатуда дәүләт ярдәм итсә, авыл халкы бик тә разый булыр иде.
Интернет чыганаклардан алынган кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең яртысыннан артыгы крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә, ә авылда гаилә кеременең уртача 30-40 процентын шәхси хуҗалыктан алынган табыш тәшкил итә.
Каратмәндә яшәүче Люция һәм Әхтәм Ибраһимовлар гаиләсенең хезмәте дә бар бу саннар артында. Җәйге җылы яңгырлар яшелчәнең уңышын арттырырга ярдәм итсен дигән изге теләк белән саубуллаштык без бу эшчән, тырыш гаилә әгъзалары белән.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X