Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Вахитов»лылар чит илнекеләрне куып җиткән

Һәр көнне 20,2 тонна (!) сөт җибәреп торучы сыер фермасының гаять зур булырга тиешлеген һәркем дә чамалый булыр. Көн саен бу кадәрле сөтне кайда җитештерәләр икән дип аптырап, ерак чит илләрне уйлый күрмәгез. Районыбызның Күгеш авылы янында гына урнашкан ул хуҗалык «Вахитов» терлекчелек комплексы» дип атала. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче...

Һәр көнне 20,2 тонна (!) сөт җибәреп торучы сыер фермасының гаять зур булырга тиешлеген һәркем дә чамалый булыр. Көн саен бу кадәрле сөтне кайда җитештерәләр икән дип аптырап, ерак чит илләрне уйлый күрмәгез. Районыбызның Күгеш авылы янында гына урнашкан ул хуҗалык «Вахитов» терлекчелек комплексы» дип атала.
Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче мондый зур хуҗалыкны үзен үк гадәттән тыш яңалык дип әйтергә ярый. Мөгаен, бөтен Татарстанда иң-иңнәрнең берседер әле ул. Һәрхәлдә, элекке совет чоры колхозларында да юк иде аның ише зур терлекчелек үзәкләре.
Билгеле, малларны болай күп­ләп туплау бәхәс тудырмый калмый. Кемдер шундый эре хуҗалык­лар яклы, кемдер каршы булуы ихтимал. Әмма «Вахитов» комплексында күптөрле кызыклы тәҗрибә туплануын беркем дә инкарь итә алмас.
Бу хәтле киң хуҗалыкта эшне ничек оештырганнар икән соң? Күпсанлы малны карау, аларны ашату һәм тәрбияләү, сөт саву... Җыеп кына әйткәндә, югары сыйфатлы сөт алыр өчен, барысын да үз вакытында һәм тәртипле рәвештә үтәргә кирәк. «Вахитов»та технология җайга салынган. Иң гаҗәбе, савым сыерларына алмаш та әзерлиләр. Терлекчелек комплексы җитәкчесе Зөфәр Камалов безне менә шул иң четерекле эшнең барышы белән дә таныштырды.
Һаман-һаман чит илдән токымлы сыерлар кайтарта башласаң, сөт җитештерүе бик кыйммәткә төшәчәк. Кыенлыктан чыгу юлын «Вахитов»та тапканнар. Үзебезнең шартларда да токымлы сыер үстереп була икән, ләбаса! Зөфәр Камалов әйтүенчә, быел бишенче буын бозаулары алынган инде.
- Ныклап тотынгач, тәҗрибәбез уңышлы чыкты. Безнекеләрне американыкылар белән янәшә куярлык. Комплекста үскән сыерларыбыз көненә 30-35 литр сөт бирә бит! - ди җитәкче, горурланып.
Менә шулай, тәвәккәл таш яра ул. Әлбәттә, уңыш күктән төшми, аның нигезендә терлекчеләрнең тырыш хезмәте ята. Биредә белгечләрнең осталыгын аерым әйтергә кирәк. Бозау сау-саләмәт үсеп җитлексен өчен, аны тудырган сыер үзе сау булырга тиеш. Үрчем бирер өчен таза сыерларны аерып ала белергә дә кирәк. Биредә Гөлүсә Нигъмәтҗанованың зур тәҗрибәсе ярап куйган. Ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнүче белгечнең осталыгы һәм тырышлыгы хәл итә дә инде әлеге терлек үзәгенең киләчәген. Гөлүсә, иң беренче итеп, сыерларны ясалма орлыкландыру эшенә тәртип кертә. Ничә сыер каплатылган, ничә сыер бозаулаган, ничә сыер кысыр калган - бар мәгълүматны көннекен көнендә журналга теркәп бара. Шундый күп терлек тоткан хуҗалыкта бик мөһим эш бу. Белгечкә тәҗрибәле мал караучылар булыша. «Вахитов» уңган терлекчеләргә бай анысы. Алдынгы бозау караучылар турында сорагач, комплекс җитәкчесе Зөфәр Камалов:
- Берсен алып, берсен куярлык түгел алар, барысы да тырышлар, сөбханалла! Шулай да менә Эльмира Фәтхуллинаның фидакарьлеген әйтәсе килә. Ул яңа туган бозау­ларны өч айга хәтле карый. Хәзерге көндә 210 башка җиткән алар. Үзенеке кебек тәрбияләгәч, югалтулары да юк. Аннары Рушания Таева да бик уңышлы эшли. Тәҗрибәсе зур булгач, кирәк вакытта, ясалма орлык­ландыру белән дә шөгыльләнә ул. Гомумән, аларга рәхмәтебез зур, - дип җавап бирде.
...Күгеш авылы янында гына кыйм­мәтле тәҗрибә туплана. Анда район терлекчеләренә күп эшкә өйрәнергә була. «Вахитов» терлекчелек комплексында терлекчелек тармагында эшләүчеләр өчен мас­тер-класслар оештырылса, һичшиксез, отышлы булыр иде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X