Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Урысбагада дуслык белән алдыралар

Югары һәм Түбән Урысбага авылларында күңелле яшиләр дисәк, көн дә цирк киләме әллә анда, дип уйлый күрмәгез берүк. Хикмәт нидә икәнлеге шунда яшәүче берничә гаиләнең яшәү рәвеше белән танышкач ачыкланды. Авылда гомер итүче кешенең эше уңса гына күңеле канәгать булыр. Бу авылларда менә мал асрап көн күрүчеләр отканнар. Аеруча савым...

Югары һәм Түбән Урысбага авылларында күңелле яшиләр дисәк, көн дә цирк киләме әллә анда, дип уйлый күрмәгез берүк. Хикмәт нидә икәнлеге шунда яшәүче берничә гаиләнең яшәү рәвеше белән танышкач ачыкланды.
Авылда гомер итүче кешенең эше уңса гына күңеле канәгать булыр. Бу авылларда менә мал асрап көн күрүчеләр отканнар. Аеруча савым сыеры әйбәт табыш китерә аларга. Күрше Чуваш авылыннан килеп, литрын 14 сум 50 тиеннән җыялар икән сөтне. Хезмәт җимешләрен шулай ару гына бәядә алгач, күңелләре дә күтәренке урысбагалыларның. Моңа кадәр сөт тапшыру бер бәла булган алар өчен. Җыйсалар да юк бәягә алып интектерәләр иде. Шәһәрдән ерак урнашкан авылның авыр мәсьәләсе менә шулай уңай чишелгән. Рәхмәт күршеләргә!
Авылда шактый гаилә сыер тота хәзер. Без берничәсе белән таныштык. Рамилә һәм Илшат Гайнуллиннар - 2 савым сыеры, Эльвира һәм Илшат Шиһаповлар - 2 савым сыеры, Люция һәм Рөстәм Садриевлар 2 савым сыеры асрыйлар. Сыерлары янында бозаулары-таналары да бар, билгеле. Бу кадәрле малга ни ашатыйм дип аптырыйсы юк - печән чабарга җирләре җитәрлек. Печән билдән өлгерә - иренмә генә, диләр үзләре дә.
Печән әзерләү дигәннән, андый чакта үзара ярдәм дә итешәләр икән. Кем машинасы белән, кем тракторы белән дигәндәй. Бер-берсенә булышкач, печән дә вакытында чабыла һәм вакытында алып кайтып өелә. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә. Мисалга, Гөлсу Әдиятуллинага бик рәхмәтле булуларын әйттеләр. Сыерлары бозаулаганда яисә малга кагылышлы бүтән сораулар туса, аңа йөгерәләр икән. Гөлсу апалары киңәшен дә бирә, нишләргә икәнен күрсәтеп өйрәтә дә икән...
Авылдашлар белән тату яшәгәндә эшләр уңга тәгәри. Үзләре дә тырыш инде. Алда әйткән гаилә эшләре белән бергә бүтән җирдә дә хезмәт куялар урысбагалылар. Ирләр, нигездә, юл төзү оешмасында һәм газ кудыру станциясендә эшлиләр. Хатын-кызлар да гаилә эшләре белән генә чикләнмиләр. Кайсы кайда хезмәт куя: без танышканнардан, мәсәлән, Эльвира Шиһапова - почтада, Рамилә Гайнуллина - социаль хезмәт күрсәтүдә, Люция Садриева - клубта...
Тормыш хезмәттән генә тормый бит әле. Бу турыда клуб мөдире Люция Садриева искә төшерде.
- Эшләребездә бер-беребезгә ярдәмләшкәч, безнең үзара көнләшү дә юк. Тегенеке күбрәк чыккан, дип җаныбыз телгәләнми. Тату яшәгәч, үзебезгә дә кызык. Бәйрәмнәрне күңелле итеп бергә үткәрәбез. Клубта төрле чаралар оештырабыз, хәтта спектакльләр дә куябыз. Дөрес, ирләребез артист булырга кыенсыналар. Ирләр рольләрен үзебез дә башкарабыз, югалып калмыйбыз, - дип сөйләде ул.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев