Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Терлеккә игътибар кимемәсен

Узган атна ахырына терлек асраучы хуҗалыклар, малларын җәйләүдән кайтарып, кышкы фермаларына кертергә тиеш иде. Бу эшне кайсы хуҗалык иң сыйфатлы итеп башкарып чыккан дигәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, барлыгы 464 баш мөгезле эре терлеге булган «Тау Иле» хуҗалыгының башкалардан җитезрәк булуын әйтергә кирәк. Сентябрь башында анда фермаларын...

Узган атна ахырына терлек асраучы хуҗалыклар, малларын җәйләүдән кайтарып, кышкы фермаларына кертергә тиеш иде.

Бу эшне кайсы хуҗалык иң сыйфатлы итеп башкарып чыккан дигәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, барлыгы 464 баш мөгезле эре терлеге булган «Тау Иле» хуҗалыгының башкалардан җитезрәк булуын әйтергә кирәк. Сентябрь башында анда фермаларын тиешенчә әзерләп, көтүләрен дә түбә астына керткәннәр иде инде. «Овощевод», «Авангард», «Табигать байлыгы» хуҗалыклары да яхшы гына башкарып чыкты малларга торак әзерләүне.
Кышка терлек азыгын туплау да дәвам итә. Силос сала хуҗалыклар. Витаминлы азыкны 220 баш савым сыер асраган «Күгәй» хуҗалыгы 875 тонна әзерләп өлгергән инде. Район буенча бу күрсәткеч 7917 тоннага җиткән.
Сыерлардан сөт савуны киметмәс өчен үтәлә бу эш. Малны белеп тәрбияләгәндә, ул сөтне яхшы бирә. «Овощевод» хуҗалыгы белгечләренең эшчәнлеген үрнәккә куярлык. Барлыгы 400 баш савым сыер тоткан хуҗалык бүгенге көндә һәр сыердан 12,5 кг сөт ала (узган ел бу вакытта 8,7 кг алган). «Авангард» хуҗалыгы да арттырган: узган ел 9,8 кг алса, быел - 12,6 кг.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев