Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Терлекченең мактаныр чагы

Җәйдән без күпне көтәбез һәм быел өметләребез аклана кебек. Бу юлы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерүнең артуын күздә тотуыбыз. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 23 июнь көненә китергән мәгълүматларын күрсәң, сөенми мөмкин түгел: бу көнне сөт район буенча барлыгы 84 тонна 800 килограмм савылган. Узган ел шул ук вакытта...

Җәйдән без күпне көтәбез һәм быел өметләребез аклана кебек. Бу юлы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерүнең артуын күздә тотуыбыз.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 23 июнь көненә китергән мәгълүматларын күрсәң, сөенми мөмкин түгел: бу көнне сөт район буенча барлыгы 84 тонна 800 килограмм савылган. Узган ел шул ук вакытта ул 79 тонна 900 килограмм гына савылган булган.
Терлекчелек тармагындагы күтәрелешне дә аңлар өчен, әлеге дә баягы, күккә карыйбыз инде. Яз ахырында урнашкан эсселек бераз борчып алса да, Ходай Тәгалә безгә мәрхәмәтлек күрсәтеп, явым-төшемне мулдан бирә башлады. Мөгаен, яхшы һава шартлары җәйләүдә йөргән малларга да әйбәт йогынты ясыйдыр. Югыйсә, сыерлар саны узган ел белән чагыштыр­ганда, район буенча, 634 башка кимегән булса да, сөт 4900 килограммга күбрәк алынган бит. Һәр сыер да сөт бирүен арттырган, димәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең район хуҗалыклары буенча китергән мәгълүматлары белән дәлиллик сүзебезне. Җаваплылыгы чикләнгән «Овощевод» җәмгыятендә сөт бер сыердан - 20 кг (2013 елда - 17,5 кг) савылган, «Авангард» акционерлык җәмгыятендә - 14,5 кг (10,7 кг), «Табигать байлыгы» унитар предприятиесендә - 13,8 кг (13,7 кг), «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятендә - 13,3 кг (11 кг), «Тау Иле» кооператив хуҗалыгында - 13,1 кг (12,2 кг), «Күгәй» кооператив хуҗалыгында - 11,6 кг (9,2 кг), «Заволжье» агрофирмасы» җәмгыятендә - 13 кг (10,6 кг), «Абзалов» күмәк хуҗалыгында - 9,2 кг (7,6 кг).
Күргәнегезчә, күтәрелеш һәр хуҗалыкта да бар. Эшнең әйбәт баруы, әлбәттә, терлекчеләрдән дә тора. Хуҗалыкларда армый-талмый хезмәт иткән уңган сыер савучыларга, мал караучыларга, көтүчеләргә тырышып эшләүләре өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләсәк, һәркем дә килешер безнең белән.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев