Яшел Үзән

ТЕРЛЕКЧЕГӘ СУЫК ТИМӘСЕН!

Кышкы суыклар һәр эштә дә авырлыклар тудыра, билгеле. Авыллардагы хуҗалыкларның терлекчелек тармагы нәкъ шушы чорда сынала дисәк тә ялгыш булмас, мөгаен. Кышкы салкыннарга алдан әзерләнү мәслихәт. Хуҗалык ферма корылмаларын төзекләндереп, мал азыгын җитәрлек итеп тупларга тиеш. Сыерлар күбесенчә шушы кышкы айларда бозаулый - бу мәшәкатькә дә әзер булырга кирәк. Һәм,...

Кышкы суыклар һәр эштә дә авырлыклар тудыра, билгеле. Авыллардагы хуҗалыкларның терлекчелек тармагы нәкъ шушы чорда сынала дисәк тә ялгыш булмас, мөгаен.
Кышкы салкыннарга алдан әзерләнү мәслихәт. Хуҗалык ферма корылмаларын төзекләндереп, мал азыгын җитәрлек итеп тупларга тиеш. Сыерлар күбесенчә шушы кышкы айларда бозаулый - бу мәшәкатькә дә әзер булырга кирәк. Һәм, әлбәттә, сөт җитештерүне дә киметергә ярамый... Салкын һава нинди генә кыенлыклар тудырмасын, авыл эшчәннәренә таныш авырлыклар алар. Әмма кемдер уңышлы кышлый, ә кемдер бик кыенлык белән генә үткәрә ул айларны. Шунда бер-береңнең хәлен белешеп торсаң, файдалы булыр иде. Ә инде башка районнардагы хуҗалыкларның эшләре белән дә танышу - отышлы яңалыклар күреп, гыйбрәт алырга мөмкинлекләр дә тудыра.
Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре бергәләшеп Биектау районында үткәрелгән Идел буе зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Юртыш авылындагы җаваплылыгы чикләнгән «Правда» җәмгыяте җирендә үткәрелде. Без районыбыз делегациясе җитәкчесе Наил Кыям улы Хөснетдинов белән очрашып әлеге семинарда күргәннәре турында сөйләвен үтендек.
- Юртыш авылындагы хуҗалык эшчәнлегенең күрсәткечләре безнекеләрнекеннән әллә ни аерылмый анысы. Хуҗалык 1886 баш мөгезле эре терлек асрый, савым сыерлары 540 баш. Узган ел бер сыердан уртача 4000 литр сөт савып алганнар. Безне исә андагы тәртип гаҗәпләндерде. Төгәлрәк әйткәндә, терлек караудагы бар эш тә технология буенча алып барылуы шаккатырды. Әйтик, һәр ике йөз баш сыер аерым бинада тотыла һәм аларны йөртеп кертү өчен махсус урыннары бар. Бозауларга тиешле маллар аерым бинага күчерелә. Бозаулар тагын аерым бинада тотыла. Аларын башка терлекчеләр карый. Хайваннарны ашату да технология буенча оештырылган. Фураж һәм башка өстәмәләр катнаштырып ясала торган азыкны әзерләү өчен аерым цехы да бар аның. Менә бусы бигрәк тә мөһим. Кышкы чорда хайваннарга печән белән көрпәгә туклыклы матдәләр кушып бирү бигрәк тә әһәмиятле. Киңәшмәдә чыгыш ясаган галимнәр дә моңа зур игътибар бирде. Юртышта кулланыла торган чыгымны киметү юлы да игътибарга лаек. Малларның астына үзләрендә әзерләнгән саламны, махсус җайланма белән турап-ваклап, җәяләр икән. Опилка сатып алырга акча түкмиләр анда. Семинар-киңәшмәне йомгаклап авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Министр урынбасары терлекчеләрнең эш шартларын яхшыртырга чакырды.
- Терлекчегә суык тимәсә, маллар да суыкка бирешмәс. Бигрәк тә сыер савучыларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәк, - диде министр урынбасары. - Аягында җылы итек, өстендә махсус эш киеме булса, кеше үзенең хезмәт урынына атлыгып барыр иде бит. Билгеле, терлек фермаларында тәртип булып андагы эш тә технология буенча алып барылса, кешегә эшләве дә күңелле булыр иде, - дип сөйләде Наил Хөснетдинов.
Әйе, хезмәт кешесенә яхшы эш шартлары булдыру зарур. Җылы мөгамәләгә фидакарь тырышлык белән җавап бирәчәк ул. Ахыр чиктә, хуҗалыкның уңышлы тернәкләнүе алар кулында. Семинарда катнашкан хуҗалык җитәкчеләре, һичшиксез, моны күз уңында тотарлар. Күрше райондагы «Правда» җәмгыятендә терлекчеләр хезмәтенең әйбәт оештырылуын күреп гыйбрәт алырлар һәм андагы яңалыкларны үзләрендә дә кулланырлар дип өметләнәсе килә.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: