Яшел Үзән

Терлек асрау да белемлене ярата

Бишнәдә 11 баш савым сыеры асрап көн күрүче гаилә барлыгын ишеткәч, гаҗәпләнеп тә куйдым башта. Булса да була икән уңганнар! Терлек каравы җиңел эш түгел дип беләбез бит инде. Аннары, районның совхоз ягы авыллары кешеләренең, нигездә, Казанга йөреп эшләве дә мәгълүм. Ә менә Бишнәдә гомер итүче Люция һәм Илһам Шакировлар,...

Бишнәдә 11 баш савым сыеры асрап көн күрүче гаилә барлыгын ишеткәч, гаҗәпләнеп тә куйдым башта. Булса да була икән уңганнар! Терлек каравы җиңел эш түгел дип беләбез бит инде. Аннары, районның совхоз ягы авыллары кешеләренең, нигездә, Казанга йөреп эшләве дә мәгълүм. Ә менә Бишнәдә гомер итүче Люция һәм Илһам Шакировлар, унбер булса да, терлек каравы һич кенә дә авыр эш түгел, дип белдерделәр.
Шулай да, бер шарты бар икән. Эшне белеп эшләгәндә генә үз җае белән күңелле бара ул, диде миңа Илһам, үзләренең гаилә фермасын күрсәтеп йөргәндә. Дөрестән дә шулай. Менә ферма сараен гына алыйк. Күренеп тора: бар да алдан уйланылып ясалган анда. Һәр сыерга аерым урын бүленгән. Һәр бүлеккә, сөт саву аппараты белән тоташтыру өчен, пластик торбалар да сузылган. Хайванны эчерер өчен дә, җиленен юар өчен дә чиләк күтәреп су ташырга кирәкми - торба белән су кертелгән. Гомумән, мал карарга чыкканда аяк кие­мен генә алыштырасы: абзар эче җылытылган һәм ул өйнең янәшәсендә генә корылган да әле... Мондый уңайлык­лар булдырылгач, нигә унбер баш терлек тотмаска ди?! Тагын да күбрәкне асрар идек әле, диләр ирле-хатынлы Шакировлар. Масаюлары дип уйлый күрмәгез - булдырачак алар. Эшләре белән ныклап танышкач инандым мин моңа.
Терлек абзарының шулай оста итеп салынуын нидән икәнен авыл кешесе чамалый булыр инде. Әйе, үз эшен яхшы белә бу гаилә. Шакировлар икесе дә терлекчелектә хезмәт куеп тәҗрибә туплаганнар.
- Мин өч яшьтән әнигә ияреп фермага йөри башлаганмын инде, - дип сөйләде Люция.
Үз вакытында Бишнә авылы терлекчелек белән дә дан тоткан. Авыл халкының тормыш чыганагы булган мәшһүр хуҗалыкта ферма мөдире булып эшли ул. Илһам да шул ук ферманың тоткасы. Ни кызганыч, мәгълүм үзгәрешләрдән соң килгән яңа хуҗалар сыерларны, бозауларны күпләп сатып җибәрә башлыйлар. Әле кайчан гына эшләр гөрләп торган ферма, кысыр калган шикелле, тынып, бушап кала. Халык дәррәү кубып каршы төшсә дә, киләчәге өметсезләнә аның. Менә шунда Люция белән Илһам үзләре ферма оештырырга уйлашалар һәм сүздән эшкә дә тотыналар. Алдан ике-өч баш сыер асрасалар, тора-бара ишәяләр. Терлек өчен махсус лапасны да коралар. Эшкә кыю Илһам, үзе сызымнарын сызып, уйлап эшли корылманы. Нәтиҗәсе кызыгырлык. Алда әйткәнемчә, сыер карарга бар уңайлыклар да булдырылган анда. Хәер, өй төзегән егеткә бусы гына берни дә тормый инде. Әйтергә кирәк, яңа йорт салуы нык сыный Шакировларны. Гел әрнеп сөйләде Илһам яңа торак корган чакта күргән михнәтләрен. Нәкъ менә кирәк чакта банклар кредит бирмичә интектерәләр әле үзләрен. Әмма югалып калмый алар: кем әйтмешли, төзелеш җелеккә үтсә дә, ел ярымда өлгертәләр яңа йортны. Акчаны исә, әлеге дә баягы, мал асрап табалар.
Алдан күпләп ит җитештерәләр, әкренләп сөт җитештерүне дә арттыралар. Базардагы бәяләр уйнавына карап коралар эшләрен. Фермер кеше базар хәлен белеп торырга тиеш!
Гомумән, Шакировларның керем-чыгымнарын исәпләп торулары аерым игътибарга лаек, минемчә. Сөте-ите күпме күләмдә һәм күпмегә сатылуын бер китапка теркәп бара Люция. Билгеле, чыгымнары да теркәлә. Гаилә хуҗалыгының финанс хәле күз алдында. Һәр эшне дә бәяләрен чагыштырып караудан башлыйлар алар. Әйтик, быел менә кышка сенаж салганнар. Аны машина белән ташу һәм трактор белән таптату эшенә җәмгысе 10 мең сумлык ягулык тотылган. Әгәр шул бәягә әзер печән генә сатып алсалар, отышлырак булмас идеме микән? Юк икән. Ул акчага алган печән җитсә, җитәр иде ике айга, ә сенаж бөтен кышны тыныч уздырырга мөмкинлек бирә. Әле сатып алган печәннең тора-тора күгәреп китүе дә ихтимал...
Әйе, гаилә фермасын оештырган кешегә акча йөртә белергә дә кирәк шул. Турысын әйтим, Шакировларны исем китеп тыңладым мин. Ачык үзләре. Барын да үз көче белән тапкан кеше шулай ачык була бит. Хезмәттә үҗәтлек бик әйбәт анысы. Әмма уйламый-нитми генә урып ташламыйлар болар. Белеп эшлиләр. Мисалга, сыер сатучылар күп. Менә шулар арасыннан сөтне яхшы бирә торганын таный белергә кирәк бит әле. Әти белән кечкенәдән фермага йөргәч, аерырга өйрәндем, әлегә кадәр ялгышканым юк, ди Илһам. Югары сыйфатлы сөтне күп итеп алыр өчен, сыерны, беренче чиратта, тукландыра белергә кирәк. Ул безне ашата, үзе дә ныклап ашасын, ди уңган фермер. Әйтик, башак болгатканда фуражны, тузан сипкән кебек, чамалап кына сипкәләүдә мәгънә аз. Көненә һәр сыерга унике килограмм бирәләр икән фуражны. Хәзер сөт бәясе югары булгач, сөт җитештерүне өзмәскә тырышырга кирәк. Сыерларны күп итеп тоту шул яктан да аклана бит. Шакировларның, мәсәлән, хәзер өчесе буаз, калган сигезе товар сөте бирүен дәвам итә. Көненә 180 литр тапшыралар икән. Товар дигәннән, аларның тагын бер керемен әйтик. Күп мал тоткан җирдә тиресе дә күп өелә бит аның. Язын-көзен Васильево ягындагы бакчачыларга илтеп саталар икән шул ашламаны. Аннан кергән акча терлек азыгы чыгымнарын каплый диләр алар. Иренмәскә генә кирәк!
Билгеле, мал карау эшенең иң авыры ир кеше беләгенә төшә. Талдырмыймы соң, дип белештем мин Илһамнан.
- Үз тәртибендә барган эш алҗытмый ул. Аннары безгә балалар да булыша ич. Улым Илнур минем уң кулым ди­сәм дә ярый. Һәр эштә ярдәм итә. Трактор-машиналарны да йөртә. Кызларыбыз да эштән йөз чөермиләр, - диде ул.
Бу зур эштә техникасыз булмый, билгеле. Трактор да, йөк машинасы да алган алар. Аларны карарга Илнурның кулыннан килә икән. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Шакировларның балалары да, үзләре кебек хезмәт сөеп, тырыш булып үсеп киләләр. Илнурның укып бетергәч, гаилә эшен дәвам итәргә теләвенә бик шатлана әти-әнисе. Кече кызлары Тәнзилә сыерлар караганда һәм сөт сауганда булыша әнисенә. Олы кызлары тормышка чыккан. Һәм, рәхмәт төшкере, инде менә оныкларын күреп сөенергә дә насыйп булган Люция белән Илһамга. Яшь тә өч ай тулган оныкларын китүгә сагына башлыйбыз, диләр алар.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: