Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Теплица салу күпмегә төшә?

Олы Шырданда берәүләр өч миллион сумга теплица сала, дигән хәбәрне ишетүгә, дөресме икән, юкмы дип кызыксынып, Олы Шырданга кузгалдык.

Уңган кешеләр белән тизрәк хуҗаларын күреп, танышасы килде. Аннан татар үз күзләре белән күреп, тотып карамыйча ышанмый бит ул.

Без килгәндә өйдә хуҗабикәне генә тота алдык. Бәдерхан абыйның Казанга киткән чагы иде. Бәйрәмовлар гаиләсе Олы Шырданга ун ел элек Әзербайҗаннан кайтып төпләнә. Аңа кадәр Казанда да яшәп алалар. Җир эшен яраткан бу гаилә моңа кадәр дә бакчаларында укроп ише яшел үләннәр, редиска үстереп сата торган була. Хәзер исә бу кәсепкә ныклап торып керешергә исәпләре. Сер түгел, мондый зур эшкә буш кесә белән тотынып булмый. Майя ханымнан да шул хакта сорашабыз.

- Улым Тафтых ныклап бокс белән шөгыльләнә иде. Ул әле ике тапкыр Әзербайҗанда бокс буенча чемпион калган кеше. Үзе бик дини, намазлар укый. Бу спорт төрен, гөнаһлы дип, ташлады. Менә ул эшләгән акчасына теплица салырга булды, әлегә газ кертү белән бераз тоткарлык бар. Болай эшләп бетереп чыксак, иң беренче кыяр, томат үстерергә керешәчәкбез. Бәясенә килгәндә, 3 миллион сумга якын, - дип сөйли ул.

Чынлап та, башланган эшне ахырына кадәр башкарып чыга алсалар, авыл җире өчен зур яңалык бу. Аннан шырданлылар кышын да кыярны әллә каян кайтканын түгел, ә үз авылында үскәне белән генә тукланырлар дип уйлыйсы килә. Хәер, теп­лица төзелеп беткәч, кунакка килергә сүз куештык. Эш барышы белән сезне дә таныштырырбыз. Әлегә Бәйрәмовларга барлык эшләрендә уңыш­лар гына телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев