Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Техниканы карап-майлап торырга кирәк

Нинди генә машинада йөрсәң дә, аның төзек булуы зарур. Җир сөрү, әйбер ташу, төзелеш яисә юл салу кебек эшләрдә кулланылганнарына аеруча җаваплы караш кирәк. Бәла-каза, эштә өзеклек килеп чыкмасын өчен, машина хуҗасы аны карап, вакытында майлап-төзәтеп торырга тиеш. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе дә машина-тракторларны ел да тикшереп тора. Ильяс САЛИХҖАН...

Нинди генә машинада йөрсәң дә, аның төзек булуы зарур. Җир сөрү, әйбер ташу, төзелеш яисә юл салу кебек эшләрдә кулланылганнарына аеруча җаваплы караш кирәк. Бәла-каза, эштә өзеклек килеп чыкмасын өчен, машина хуҗасы аны карап, вакытында майлап-төзәтеп торырга тиеш. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе дә машина-тракторларны ел да тикшереп тора.

Ильяс САЛИХҖАН

Яшел Үзән районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге башлыгы Мансур Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, районда тикшерү эшләре башланган инде. Иң зур хуҗалыклардан берсе - җаваплылыгы чикләнгән «Майский» теплица комбинаты» җәмгыяте аны, беренчеләрдән булып, уңышлы үткән. 117 берәмлек техникасы булган хуҗалыкта техника карау эше бүтән оешмаларга үрнәккә куярлык, дип белдерде инспекция башлыгы.
Хәер, хуҗалыклардагы техника гына түгел, аерым кеше кулындагылары да тикшерү үтәргә тиеш. Болар исәбенә тракторлар, аларның тагылма корылмалары, грейдерлар, экскаваторлар, скреперлар, асфальт салгычлар, катоклар, төягечләр һәм тизлеге сәгатенә 50 километрдан ким булган башка төр үзйөрешле машиналар керә. Тикшерү булачагын инспекция машина хуҗаларына 20 көн алдан хәбәр итә. Хуҗалар шулай ук инспекциягә килеп, салым түләү квитанциясен алырга һәм тикшерү урынын һәм вакытын төгәл билгеләргә тиеш. Район башкарма комитеты бинасында урнашкан инспекция сишәмбе һәм җомга көннәрендә кабул итә.
Техниканың төзек булуы белән бергә бүтән таләпләрнең үтәлүе дә шарт. Ут сүндергече, дарулар аптечкасы, авария тукталышы билгесе һәм машина йөртү кенәгәсе булырга тиеш анда. Машина маркасының теркәлү билгесенең, агрегат номерының теркәлү кенәгәсенә һәм үзйөрешле машинаның паспортына ярашуы зарур. Механизатор машина белән идарә итү кенәгәсен 2002 елның 1 гыйнварына хәтле алган булса, аны яңага алыштырырга туры киләчәк. Моның өчен паспорт, иске кенәгә, ике фоторәсем, медицина һәм ЮХИДИ белешмәләре һәм уку турында таныклыкны алып инспекциягә килергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов быелгы тикшерү үзенчәлекләрен дә әйтте. Инспекция быел «Снегоход» кебек кышын юл салынмаган җирдә дә йөри торган техника чараларын теркәү буенча зур эш башкарган. Районда 24 «Снегоход» теркәлгән, әмма аның кеше кулында күбрәк булуы шиксез. Теркәүсез йөрергә ярамаганлыгын белсеннәр иде алар.
Гомумән, теркәлмәгән, тикшерү үтмәгән техника белән йөрергә дә, эшләргә дә рөхсәт ителми. Бу кагыйдәне бозган кеше административ җаваплылыкка тартылачак, ягъни штраф түләргә мәҗбүр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X