Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Урысбага авылында Аулак өй(+фотолар)

Түбән Урысбага мәдәният йортында узган Аулак өй фольілор кичәсендә Урысбага һәм Бәчек авыллары үзешчәннәре бик теләп катнашты. Сәхнәгә эленгән чиккән сөлгеләр, җәймәләр, кашагалар биредә яшәүче авыл халкының кул эшләренә никадәр оста булуы белән бергә күңелләренең никадәр иҗади, рухи байлыгын күрсәтә. Аулак өй элеккедән килгән йола. Монда яшьләр җыелышып кич утырган,...

Түбән Урысбага мәдәният йортында узган Аулак өй фольілор кичәсендә Урысбага һәм Бәчек авыллары үзешчәннәре бик теләп катнашты. Сәхнәгә эленгән чиккән сөлгеләр, җәймәләр, кашагалар биредә яшәүче авыл халкының кул эшләренә никадәр оста булуы белән бергә күңелләренең никадәр иҗади, рухи байлыгын күрсәтә.

Аулак өй элеккедән килгән йола. Монда яшьләр җыелышып кич утырган, уйнаган, җырлаган, биегән һәм әлбәттә инде, бер-берсе белән танышкан.

Без дә, шушы чарада катнашучылар, аулак өйне мөмкин кадәр шул чорга туры китереп күрсәтергә тырыштык.

Аулау өй йортка дога кылып, Раббыбызга салават әйтеп башланып китте. Хәния апа исә аулак өйдә булган кызыклы вакыйгаларны исенә төшерде. Яшьләр мөнәҗәтләрне, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Сәхнәдә җыр-бию, такмаклар яңгырап торды.

Аулак өйне күрергә бик күп авылдашлар җыелган иде. Алар мәдәният йорты мөдире Люция Садриева оештырган фольілор кичәсеннән бик канәгать калды.

Гөлнара Сибгатуллина.

Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев