Яшел Үзән

«Тау Иле»нең үз юлы

«Кечкенә булсын, матур булсын, үстерербез кочакта», - дип җырлыйлар иде без яшь чакта. Бу такмакның сүзләре «Тау Иле» хуҗалыгына да туры килеп тора кебек. Кечкенә генә, таулар куенына сыенып утырган авылны берләштергән бу хуҗалыкны халык үзе, чыннан да, тырыш хезмәте белән ил алдында үстерә, район күләмендә данлый. «Тау Иле» бар...

«Кечкенә булсын, матур булсын, үстерербез кочакта», - дип җырлыйлар иде без яшь чакта. Бу такмакның сүзләре «Тау Иле» хуҗалыгына да туры килеп тора кебек. Кечкенә генә, таулар куенына сыенып утырган авылны берләштергән бу хуҗалыкны халык үзе, чыннан да, тырыш хезмәте белән ил алдында үстерә, район күләмендә данлый.

«Тау Иле» бар яктан да, үсемлекчелектә булсынмы, терлекчелектәме, гел мактала. Үртәлгән кайберәүләр: «И-и, кечкенә бит ул, аның җире дә 900 гектар гына», - диләр. Әйе, әмма биредә хезмәт куючылар да 35әү генә бит. Бер гаилә булып тупланган коллективны Әмир Мәхмүт улы Заһидуллин җитәкли. Бүген ул редакциябездә кунакта.
- Әмир Мәхмүтович, безнең разведка яхшы эшли сездә. Әмма ни хикмәт: хуҗалыкның бер генә җитешсез ягын күрмиләр, авылыгызда хәтта сәрхүшләр дә юк икән. Бөтен Россия, авыллар кырылып эчкәндә бу бер могҗиза инде!
- Бер гаилә кебек яшибез, дидем бит. Ә гаиләнең үзенең күршеләргә дә чыгармый торган серләре була. Шулай булгач, сер булып калсын әле.
- «Тау Иле» гомер-гомергә тырыш хезмәтчәннәре белән данлыклы, кемнәрне билгеләп үтәр идегез?
- Берсен билгеләп, икенчесен калдырып булмый, чыннан да, уңган безнең коллектив әгъзалары. Механизаторларны гына алыйк. Чын-чынлап универсал алар. Комбайнчыларыбыз Фидаил Шәйхетдинов белән Зөфәр Садыйков комбайннан төшүгә тракторларга утыра, яшьлеге белән алдыручы Александр Чиберевтан пенсионер Фазыл Гыйниятуллинның калышырга исәбе юк: тырышлар, булдыклылар. Аларның эш тәҗрибәсен СПТУ студентлары Илфар Садыйков, Динар Гыйниятуллин, Рәдиф Сәлаховлар, хуҗалыкка булышканда, үз хезмәтендә куллана.
- Уңыш нихәлдә?
- Быел нәкъ менә шундый егетләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә игеннәр амбарларга коры керде, уракны да 30 августка тәмамладык. Гектарыннан 22 центнер уңыш җыеп алдык. Терлек азыгы белән дә мактанырлыгыбыз бар. Ел ярымлык запас җыеп куйдык. Бер шартлы баш терлеккә 46 центнер азык берәмлеге туры килә. (Ред. район күләмендә - уртача 34,1 ц).
- Министрлык белгечләре республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә терлекчелеккә өстенлек бирү мәслихәт, диләр.
- Бу юнәлештә эшне туктаткан юк. 468 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуларның 150се - савым сыерлар. Савым процессы тулысы белән механикалаштырылган, механизмнарны, җае чыккан саен, яңартып торабыз. Терлекчелектә уң кулым - Рөстәм Габидуллин үз эшен бик белеп башкара.
Гүзәл Минһаҗева

Язманың тулырак вариантын газетаның 93нче санында укый аласыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: