Яшел Үзән

«Тау Иле» икмәккә тиенә

Игенчегә икмәк өләшү авылда иң олы бәйрәм ул. Чын-чынлап хезмәт куеп ала бит аны эшче халык. «Тау Иле» күмәк хуҗалыгында, хезмәт кешесен сөендереп, икмәк биреп бәйрәм ясарга булдылар. Хуҗалык иген игеп, терлек асрап көн күрә, шуңа күрә мал караучыларына да бирелә әлеге бүләк. Терлекчеләр кимсетелми, алдан ук шуны искәртик. Һәм...

Игенчегә икмәк өләшү авылда иң олы бәйрәм ул. Чын-чынлап хезмәт куеп ала бит аны эшче халык. «Тау Иле» күмәк хуҗалыгында, хезмәт кешесен сөендереп, икмәк биреп бәйрәм ясарга булдылар.
Хуҗалык иген игеп, терлек асрап көн күрә, шуңа күрә мал караучыларына да бирелә әлеге бүләк. Терлекчеләр кимсетелми, алдан ук шуны искәртик. Һәм аның ни өчен бүләк булуын да әйтик. Эшләгән кешегә хезмәт хакы болай да түләнелә һәм менә урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, шуңа өстәп ашлык та бирергә булдылар «Тау Иле»ндә. Кемгә күпме күләмдә тиюен хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллин болай аңлатты:
- Комбайннарда иген урган егетләргә - 3 тонна, шоферлар һәм бүтән механизаторларга - 2 тонна, терлекчеләребезгә 1,5 тонна ашлык өләшергә булдык. Премия кебек өстәмә түләү дисәң дә ярый инде аны. Бу чараны рәхәтләнеп башкарабыз, халыкның күңеле булыр, иншаллаһ! Һәм мөмкинлегебез дә бар: кырларыбыздан әйбәт кенә уңыш җыеп алдык - борчак, арыш, бодайны бергә исәпләгәндә гектардан уртача 16 центнер чыкты. Әле сатарга да мөмкин булыр дип торабыз. Җир хуҗаларына исә, 1 пайга 2 центнер исәбеннән, ашлык таратачакбыз.
Муллык менә шулай иркен яшәргә мөмкинлек бирә. Һәр ел да шуннан кимемәсен дигән теләк телисе килә аларга.
Күп нәрсәдән бәйле, билгеле, авыл хуҗалыгындагы уңыш. Беренче чиратта, ул игенченең тырыш хезмәтеннән тора. Без хуҗалык җитәкчесеннән, бигрәк тә урак өстендә, армый-талмый эшләгән иң тырыш хезмәткәрләрен әйтүен дә үтендек.
- Иң уңган-булганы дигәннән, барысына да, яхшы эшләгәннәре өчен, рәхмәт әйтер идем мин. Урып-җыюда эшләгән егетләрне аерым күрсәтәсе килә, билгеле. Мисалга, ашлыкны егуда Хәлим Гайнуллин белән Рәсим Нуруллин тырышлык куйдылар. Аннары Фидаил Шәйхетдинов «Дон» комбайнында, Динар Гыйниятуллин «Нива» комбайнында - суктырдылар. Динар быел СПТУ да укуын тәмамлап, беренче тапкыр комбайн рулен мөстәкыйль тотты. Алдагы елларда ул Фидаил абыйсының ярдәмчесе булып эшләгән иде. Егетебез бик өметле күренә дип әйтәсем килә. Кырдан ашлыкны Фәрит Миңнуллин, тоткарлыксыз, КамАЗ машинасы белән ташып торды. Ындыр табагында исә, Фазыл Гыйниятуллин, Рәшит Гайнуллин, Сергей Басай - һәрберсе үз эшләрен тырышып башкардылар. Биредә Рәшит абыйны аерым әйтер идем. Ул барсына да өлгерде: ашлыкны кабул итү, үлчәү, киптерү, түкми-чәчми складка кертү кебек эшләр аның җитәкчелегендә оештырылды. Ашлыгыбыз, ахыр чиктә, менә шундый ышанычлы кулларга тапшырылды, дисәк тә ярый.
Әйе, «Тау Иле» хуҗалыгы игенчеләре җиңел сулап куя ала хәзер - зур эшне җиңеп чыкты алар. Һәм, алда әйткәнебезчә, күңелле чара белән бәйрәмчә очлап та куярга исәпләре.
Гомумән, игенчеләребезнең эш нәтиҗәләренә исәп-хисап тотар чаклары җитте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көненә, тулаем район буенча чәчелгән җирләрнең 95 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Хәзер хуҗалыклар көзге чәчү белән мәшгуль. «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе, «Күгәй» кооператив хуҗалыгы һәм «Заволжье» агрофирмасы уйланылган күләмдә чәчеп тә өлгергәннәр инде. Район буенча алганда, көзге ашлык барлыгы 7 мең гектар җирдә чәчелгән. Шул ук вакытта, җир сукалау да бара. Анысы 11300 гектарда башкарылган.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: