Яшел Үзән

Татар Исламы – иң чиста авыл

Аны шундый хәлдә тоту өчен, авылдашлар берләшкән Татар Исламын районыбызның энҗе бөртеге белән чагыштыру урынлыдыр. Тамчы кадәрле генә энҗе дә бит гасырлар буе диңгез төбендә үз вакытын көтеп, матурлык җыеп ята да, вакыты килеп җиткәч, аны эзләп табалар һәм, бөтен дөньяга күрсәтеп, горурланып тагып йөриләр. Ул кемнеңдер гүзәл бер бизәге,...

Аны шундый хәлдә тоту өчен, авылдашлар берләшкән
Татар Исламын районыбызның энҗе бөртеге белән чагыштыру урынлыдыр. Тамчы кадәрле генә энҗе дә бит гасырлар буе диңгез төбендә үз вакытын көтеп, матурлык җыеп ята да, вакыты килеп җиткәч, аны эзләп табалар һәм, бөтен дөньяга күрсәтеп, горурланып тагып йөриләр. Ул кемнеңдер гүзәл бер бизәге, кайберләре хәтта ил байлыгы булып санала. Татар Исламы да шулай.
Газета төпләнмәләрен актарып утырганда авылның мөхтәрәм кешесе Хәмбәл абый Кадыйров язмасына тап булдым. Авылның уңай якка үзгәрешен күрсәтеп, бик горурланып язган ул. Чыннан да, авылдашларның гына түгел, район горурлыгына әйләнеп бара авыл.
Күпме сюжетлар күрсәтелде дә күпме газета язмалары дөнья күрде аның турында.
Татар Исламы бормаланып аккан Әрә буенда тауга сыенып утырган 25-30 хуҗалыклы бик матур авыл. Кешеләре дә бик эчкерсез булып, бертугандай тату яшиләр. Шатлык-кайгылары да, уй-теләкләре дә уртак. Ә теләк бер - авылның Ходай яраткан табигатен ничек тә саклап, якын-тирә авылларга үрнәк булып яшәү. Балаларның биредән китәсе килмәсен, кайчандыр авылдан чыгып киткәннәрнең дә балалары сагынып кайтырлык булсын. Ә андыйлар бар.
Мансур Гыйльфановны гына алыйк. Яшермик, иске йортта җан асрап, авыл түшәгендә йокы симертеп ятучы кеше түгел ул. Хәлле, теләсә, кайберләүләр кебек, хан сараедай йортлар төзеп, күкрәк киереп йөрерлеге бар, югыйсә. Юк шул, менә шул Мансур әнисе туган авылга кайтып, авылда кеше ышанмастай эшләр башкарып ята. Авылның экологиясен яхшыртабыз, авылны төзекләндерәбез, чүп оясыннан арындырабыз дип, янып йөри ул. Һәм үзе янына бу эшләргә битараф булмаган кешеләрне дә туплый алган.
Әрә буендагы чүплек оясын юкка чыгарыгыз дип, бер башлык та фәрман биреп китмәгән бит. Авылда яшәүче балалар, яшьләр чистарткан аны. Һәм монда искиткеч авыл паркы барлыкка килгән. Бер генә чүп әсрәтен дә күрмәссең. Бормаланып аккан Әрә буенда колач җитмәслек таллар, талларга беркетелгән гамаклар, учак ягып серләшеп, ял итеп утыру өчен урыннар - болар барысы да авылдашлар өчен. Яшел Үзән якташлыгының май аенда булган күчмә утырышы да биредә үтте: авылдашлар очрашты, авылда яшәүче балалар үз талантларын күрсәтте.
Авыл уртасында Изге Касыйм мәчете янындагы күл кебек түгәрәк һәм төзек күл башка авылларда бар микән?! Күлгә төшкән мәчет шәүләсенә карап кына торсаң да, җаныңа тынычлык аласың, күңелең сафлана. Татар Исламында яшәүчеләрнең бер-берсенә булган хөрмәтен, экологик культурасының асылын ул тәрбияләмәде микән әле?! Бу күл ясалма күл түгел, гасырлар буе торган күл. Әмма аның бүгенге гүзәллеген әлеге дә баягы Мансур җитәкчелегендә авылдашлар тудырган: күлгә карап, өлкәннәр, килгән кунаклар соклансын, су кереп, балалар-оныклар шатлансын!
Татар Исламы - чишмәләр иле. Максатка ярашлы итеп махсус төзекләндергәннәр: берсеннән бары тик чәй суы гына алырга мөмкин, икенчесендә, мәсәлән, кер чайкарга була. Алга таба калганнарына да чират җитәчәк. Бу чишмәләрдән аккан, күз яшедәй, чиста су Әрә елгасын баета.
Изге Касыйм чишмәсен дә авылдашлар карап-чистартып тора. Быел якында гына Мансур ярдәмчеләре белән яңа чишмә ачкан. Яңа чишмә дә, Касыйм чишмәсе кебек, шифалы булырга охшаган: суы мул, агымы көчле. Касыйм чишмәсе территориясендә быел авылга килгән кунаклар чыршылар утыртты. Яшел койма итеп, рәт-рәт утыртылган чыршылар Изге Касыйм чишмәсенең тынычлыгын саклар. Монда минем дә чыршыларым үсеп, чишмәгә ямь биреп утырачак. Өченче-дүртенчесен мин утырттым. Аларны үстерү өчен Касыйм чишәсеннән ничә чиләк су ташыйсым, күпме сибәсем бар әле!
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: