Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ТАРАТМЫЙК АВЫЛЛАРНЫ!

Авылларыбызда яшәеш күңелле барса, барыбыз да канәгать булыр идек аннан. Шунда яшәүчеләрнең тормышлары әйбәт дигән сүз бит бу. Моңа кем каршы төшсен инде. Әмма үзгәрүчән замана бигрәк тә авыр сыный салаларыбызны. Редакциябезгә менә мондый хат килде: Безнең Олы Күлбаш авылы гади генә, башка авыллардан бернәрсәсе белән дә аерылмаучы татар авылы....

Авылларыбызда яшәеш күңелле барса, барыбыз да канәгать булыр идек аннан. Шунда яшәүчеләрнең тормышлары әйбәт дигән сүз бит бу. Моңа кем каршы төшсен инде. Әмма үзгәрүчән замана бигрәк тә авыр сыный салаларыбызны. Редакциябезгә менә мондый хат килде:


Безнең Олы Күлбаш авылы гади генә, башка авыллардан бернәрсәсе белән дә аерылмаучы татар авылы. Авылыбыз кайчандыр зур булган, ләкин эш урыннары булмау сәбәпле, халык, бигрәк тә яшьләр, шәһәргә тартыла, авыл кечерәя. Авылыбызның бердәнбер тотнагы һәм ышанычы булган өч авылга бер мәктәпне ел ярым элек яптылар. Шуны гына көткәндәй, мәктәп бинасы ишелеп төште. Халыкның, мәктәп ачылыр әле тагын дигән, өмете шул җимерек астында күмелеп калды. Авыл халкының бердәнбер очрашу, күңел ачу урыны булып клуб калды. Тик анысының да соңгы тапкыр кайчан ачылганын авыл халкы инде хәтерләми. Яшьләрнең очрашу урыны булган клуб ни атна уртасында, ни атна ахырында, ни бәйрәмнәрдә ачылмый. Яшьләр өчен дискотека да үткәрмиләр бит, ичмаса! Авыл яшьләре шимбә-ял көннәрен автобус тукталышында, якын-тирәдә торучыларның гараж яисә капка төпләрендә үткәрәләр. Ә Күлбаш авылы клуб бинасы тирә-як авыллар арасында иң яхшы хәлдәге һәм зурларның берсе булып санала. Аның директоры, бәйрәмнәр оештыручысы, техничкасы, операторы бар, ләкин клуб ябык.
Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: авылыбызның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләр шушы хатымны укыгач, бераз уйлансыннар иде һәм бу проблема өчен җаваплы кешеләр бераз селкенеп, үз эшләренә җаваплырак карый башласыннар иде.
Вәсилә Хөсни

Укучыбызның тирән борчылып язган хаты буенча без «Әйшә» клублар челтәре үзәге директоры Валентина Частовага мөрәҗәгать иттек. Мәгълүм булганча, район авылларындагы мәдәният йортлары һәм клублары ике үзәккә берләштерелде. Хатта сүз барган Олы Күлбаш авылыныкы «Әйшә» үзәгенә карый. Әлеге үзәк директоры Валентина Частова Олы Күлбаш авылындагы хәлләрне менә ничек аңлатты:
- Хатта дөрес язылган: бу авыл клубы эшендә кышкы айларда өзеклек килеп чыкты. Әмма аның сәбәбе бар: клуб мөдире институтта имтиханнар тапшырып йөрде, аның сессия айлары иде ул чакта. Хәзер ул укуын тәмамлады, клуб апрель аеннан үзенең планы буенча эшли башларга тиеш.
Без шулай ук Олы Күлбаш авылы клубы мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлова белән элемтәгә кердек. Ул үзенең эше турында редакциягә хат юллады. Без аны биредә кыскартып бирәбез.
Исәнмесез, хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе!
Минем сезнең газета аша үземнең авылдашларыма, якташларыма карата җылы сүзләремне җиткерәсем килә.
Мин авылыбызның клуб мөдире булып 2007 елда эшли башладым. Эш башлап җибәрүе бер дә җиңелләрдән булмады, чөнки «юк»тан башка берни дә юк. Түбәдән клуб эченә яңгыр ява, сәхнә уртасына ике кеше бергә баса алмый - сыгылып төшә. Ишекләрнең аскы өлешендә тавыклар кереп йөрердәй тишекләре бар... Кыскасы, яңа кешенең күңеле төшәрлек күренеш иде анда. Әмма, мин гаиләмнең һәрьяклап ярдәм итүенә таянып эшләргә булдым.
Без әнием белән киңәшләштек тә, башлап клубыбызда өлкәннәр көненә багышлап Коръән укытырга булдык. Билгеле, башкалар ярдәменнән башка аны оештырып булмаячак иде. Без Габдуллин Айдар абыйга мөрәҗәгать иттек. Аңа бик зур рәхмәт инде: үзе белән бергә башкаларга да эндәшеп, чарабызга ярдәм итүчеләрнең иге-чиге булмады. Мәҗлесебезгә Чүрчиле, Синтәк, Күлбаш авылларыннан туксаннан артык кеше җыелды. Авылыбызның уңган киленнәре аларны йөгерә-йөгерә сыйлады, никадәр кеше савап җыйды, клуб бинасына дога иңде һәм мин эшемне башлап җибәрергә хәер-фатиха алдым. Шул көннән мин клуб эшендә кайныйм. Аның түбәсен яптырдык, сәхнәсен ясаттык, тимер ишекләр куйдырдык... Егетләребез, кызларыбыз белән концертлар куеп йөреп, клуб өчен микрофоннар, матур пәрдәләр сатып алдык. Егетләр клубның бер бүлмәсен спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазладылар... Быел кыш клубта зур чаралар уздырдык дип әйтеп булмый: дүрт ай диплом алды ялында булдым, аннары сайлауга әзерләнеп гыйнвар уртасында ук камералар куеп киттеләр (әле күптән түгел генә алдылар).
Хәзерге вакытта авыл җирлеге белән берлектә зур гына чарага әзерләнәбез. Мин тормышка чыксам да, авылымны һәм клубны ташларга җыенмыйм.
Хөрмәт белән
Гөлчәчәк Исмәгыйлова

Менә шундый җавап алды редакция. Олы Күлбаш авылы клубының кышкы көннәрдә эшләмәве аңлашылды. Мөдирнең монда бер гаебе дә юк. Яңа гына укуын тәмамлаган һәм тормышка да чыккан Гөлчәчәккә уңышлар юлдаш булуын гына телисе килә.
Әмма алда китерелгән хат авторы Вәсилә Хөснинең дә борчылуы урынлы. Авылдагы клуб айлар буе эшләмәгән! Аның җитәкчесе укуда булгач, клубта эшне башкача оештырып торырга мөмкин иде. Олы Күлбаш клубы караган «Әйшә» үзәгенең эшне тиешенчә оештыра алмавы аркасында халыкта ризасызлык туган да инде.
Эшне оештыра белмәгән очракта аны өйрәнергә мөмкин. Ерак та йөрисе юк бит: районыбызның «Идел аръягы» үзәге клублары (җитәкчесе Ш.Миңнуллин) гөрләп эшли икән әнә. Мисалга, Мулла Иленекен генә алыйк. Мәдәният йорты мөдире Гөлинә Рәхмәтуллина безне үзләрендә башкарыла торган эшләр белән таныштырды:
- Без март аенда Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен сәхнәләштердек. Мәдәният йортында театр түгәрәге күптән эшли, үзешчән артистларыбызның остаруы җитте - халык мөкиббән китеп карады спектакльне. Рәхмәт барысына да. Башка түгәрәкләр дә эшли мәдәният йортыбызда. Әлбәттә, яшьләр өчен биюләр оештырабыз. Кичке сәгать 22гә тикле бара ул, ә ял көннәрендә сәгать 23кә кадәр дәвам итә. Без алдан полиция участогына гариза биреп, полиция егетләре белән килештерәбез аларын. Шуңа күрә, эшебездә каршылыклар килеп чыкканы юк.
«Әйшә» үзәгенә эшне өйрәним дисә, үрнәге үзебезнең районда да бар икән, ләбаса!
Ильяс САЛИХҖАН әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев