Яшел Үзән

Сыерның саулыгы да телендә...

Сыерның сөте телендә икәнлеге һәркемгә дә мәгълүм инде. Сөт - авыл хуҗалыклары җитештерә торган товар ул. Товарың сатылсын өчен сөтнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәклеген бар да аңлый булыр. Аннары халыкара сәүдә оешмасы китергән көчле конкуренциядә җиңәсе иде бит безгә. Сөтнең күләме дә, сыйфаты да малкаебызның саулыгыннан бәйле икәнлеген дә...

Сыерның сөте телендә икәнлеге һәркемгә дә мәгълүм инде. Сөт - авыл хуҗалыклары җитештерә торган товар ул. Товарың сатылсын өчен сөтнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәклеген бар да аңлый булыр. Аннары халыкара сәүдә оешмасы китергән көчле конкуренциядә җиңәсе иде бит безгә.
Сөтнең күләме дә, сыйфаты да малкаебызның саулыгыннан бәйле икәнлеген дә чамалыйбыз, әлбәттә. Болар барысы да ахыр чиктә сыерны ашата торган ашамлыкларның сыйфатына барып терәлә икән. Җыеп кына әйткәндә, мал карауны да фән кушканча оештырырга кирәк булачак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Казан ветеринария академиясе белән берлектә оештырган семинарда бигрәк тә ачык чагылдырылды бу. Әлеге гамәл «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятенең Вахитов комплексында үткәрелде. Академиядән биология фәннәре докторы Фирая Казбек кызы Әхмәтҗанова килгән иде.
Галим, беренче чиратта, әлеге комплексның ашамлык базасын карап чыкты. Монда бар төр ашамлыклар да әйбәт саклана. Су үтеп күгәргәннәре очрамады. Аеруча силосның шушы көнгә кадәр яхшы хәлдә булуы гаҗәпләндерде галимне. Көзен силос дөрес салынган димәк. Андый җаваплы вакытта Айрат Хәйруллин бирегә үзе килеп тикшереп тора икән. Кызып китеп, үзе дә тракторга менеп таптатып күрәсәтә әле, дип сөйләде комплекс җитәкчесе Зөфәр Камалов.
Малларны дөрес ашатуга зур игътибар бирүләре күренеп тора. Хәер, фән дә шуны таләп итә бит. Сөтнең сыйфатын һәм күләмен югары итүче параметрлар арасында терлекнең азыгы 59 процент тәшкил итүе исәпләп чыгарылган икән инде. Әлеге комплекста савым сыерларын тәрбияләү махсус технология буенча алып барыла. Ашатуга килгәндә, бер сыерга көненә 52 кило силос, борчак, комбикорма, жмых кебек катнашмалардан торган азык бирәләр анда. Нәтиҗәдә узган ел һәр сыер 5445 кило югары сыйфатлы сөт биргән. Барлыгы 3044 баш савым сыер асраган зур комплекс өчен бик яхшы күрсәткеч бу. Шуңа өстәп 1900 баш яшь бозаулар да асрыйлар әле вахитовлылар. Йөз сыерга 83 бозау туры килә дигән сүз бу.
Бозауларга игътибар итүебез юкка түгел. Сәламәт бозау сәламәт сыердан туа. Анысы да, әлеге дә баягы, дөрес ашатуга барып терәлә. Ветеринария галиме Фирая Әхмәтҗанова үзенең лекциясендә шундый мисал китерде. Әгәр буаз сыерга бозылган силос ашатсаң, бозауның бавыры туганда ук бозылган була һәм ул туып берничә көн үткәч, кисәк кенә үлеп тә китә икән. Азыкның сыйфаты менә шулай хәл иткеч роль уйный. Галим үзенең лекциясен комплексны тулысынча карап чыккач сөйләде. Шунда аның печән чабуга кагылышлы бер мәгълүматын гына китерәсе килә биредә. Виканы чәчәккә бөреләнгән вакытта ук чапсаң, аны ашаган сыер 14-16 литр сөт бирә. Әгәр шунда соңарып, чәчәге коелганда гына өлгерсәң - анысын ашаган сыер сөтне нибары 4-5 литр гына бирә икән. Гомумән, галим терлек асрау буенча кирәкле мәгълүматларны күп китерде. Доцент Фирая Казбек кызы лекциясен тыңларга комплексның белгечләре һәм, терлекчеләр җыелды, һәм шулай ук, «Күгәй», «Тау Иле», «Авангард» хуҗалыклары белгечләре дә килде. Һичшиксез, әлеге гамәл һәркем өчен дә файдалы булыр дип ышанасы килә.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: