Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сөте сыйфатлырак алдыра

Киләсе 2014 елда хуҗалыклар җитештерә торган сөтләренең майлылыгын 3,6% тан киметмәскә тиеш. 2013 елда бу таләп 3,4% белән чикләнде. Сөт сатканда куерагы, тәмлерәге алга чыга, билгеле. Бусы базар икътисады таләбе, югары сыйфат белән генә узарга була көндәшләрне. Ә алда әйткән күрсәткечнең шулай күтәрелүен дәүләт үзе таләп итә. Терлекчелек тармагына субсидия...

Киләсе 2014 елда хуҗалыклар җитештерә торган сөтләренең майлылыгын 3,6% тан киметмәскә тиеш. 2013 елда бу таләп 3,4% белән чикләнде.
Сөт сатканда куерагы, тәмлерәге алга чыга, билгеле. Бусы базар икътисады таләбе, югары сыйфат белән генә узарга була көндәшләрне. Ә алда әйткән күрсәткечнең шулай күтәрелүен дәүләт үзе таләп итә. Терлекчелек тармагына субсидия алырга теләгән хуҗалыкларга беренче чиратта кагыла ул.
Дәүләт таләбенең кырыслануын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Нәҗип Хаҗиев зона киңәшмәсендә әйтте. Җитди киңәшмәгә җыелуның сәбәбе аңлашыла анысы. Терлекчелекнең тиздән киләчәк кышка әзер булуын кабат-кабат тикшерергә кирәк. Районыбыздан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Хәйретдинов җитәкләгән делегация барды анда. Без аның белән очрашып әлеге чара турында сөйләвен үтендек.
- Зона киңәшмәсендә 8 Идел буе районнары катнашты һәм ул Апас районындагы Дәвеш авылында үтте. Киңәшмәгә хуҗалыкларның терлекчелек тармагы белгечләре һәм ферма мөдирләре барды. Иң беренче яңалык итеп, сөтнең майлылыгын күтәрү турында дәүләт таләбенең кырыслануын әйтәсе килә. Субсидия алучыларга быел ул күрсәткеч 3,4% тан ким булмаска тиеш иде, ә менә киләсе елда ул - 3,6% тәшкил итәргә тиеш. Республика буенча шундый таләп куела. Шулай итеп, сыйфатын яхшырткан хуҗалык икеләтә ота: бердән, субсидия бирелүенә өмет итә ала, икенчедән, сыйфатлырак сөтен кыйммәткәрәк сата алачак. Ә болай сәфәрдән нинди тәэсир белән кайттык дигәндә, кыска итеп шуны әйтәм: үрнәк күреп кайттык без Дәвештән. «Ак Барс - холдинг» компаниесенең терлекчелек комплексы урнашкан анда. Кая гына кермә ферманың бар җирендә дә чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Сөт җитештерүче хуҗалыкның технология таләпләрен тотуына да игътибар иттем мин үзем. Савым сыерлары, буаз сыерлар, бозаулар - һәрберсе аерым урында тотыла. Беренче тапкыр бозаулаучы таналарга да аерым тәрбия бирәләр анда. Елына 70-80 карт сыер башмак белән алыштырыла. Көтүне даими яңартып торгач, билгеле, сөтнең сыйфаты да югары анда: майлылыгы, мәсәлән, 3,6%тан төшкәне юк диләр. Ферма хезмәткәрләренең эш шартларының яхшы булуы да эшкә уңай йогынты ясый, билгеле. Савучыларның, терлекчеләрнең кием алыштыру, ял итү урыннары бар. Җылы су бирелә, эш беткәч, юынып китәргә була... Гомумән, безнең хуҗалыклар өчен үрнәк булырдай гамәлләрне шактый күрдек без Дәвештә...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Хәйретдинов сүзләренә тагын шуны гына өстәргә мөмкин: күрше Апас районында гына әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәннәр икән, безнекеләргә дә аларга карап алга тартылырга була, әлбәттә. Бер урында таптанмыйча һәрвакыт югарыга омтылуны базар икътисадындагы көндәшлек тә таләп итә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев