Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сөт – табышлы товар

Авыл хуҗалыгында җитештерелә торган товарның отышлы булуы елына карап үзгәрә. Игенче иккән ашлыгы да, терлекче җитештергән сөте-мае һәм ите дә, ахыр чиктә, Ходай Тәгалә биргән һава шартларына бәйле. Быел менә сөт ышанычлы табыш китерер кебек. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, байтак кына районнарда вакытында яңгыр яумаганны истә тотып,...

Авыл хуҗалыгында җитештерелә торган товарның отышлы булуы елына карап үзгәрә. Игенче иккән ашлыгы да, терлекче җитештергән сөте-мае һәм ите дә, ахыр чиктә, Ходай Тәгалә биргән һава шартларына бәйле. Быел менә сөт ышанычлы табыш китерер кебек.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, байтак кына районнарда вакытында яңгыр яумаганны истә тотып, шундый фикергә килде. Корылык янагач, ашлыкның уңышы бик түбән булачак. Мондый чакта хуҗалыклар, мөшкел хәлгә төшмәсен өчен, терлекчелек продукциясенә, ягъни сөт җитештерүгә таянырга тиешләр. Җыеп кына әйткәндә, керемсез калмыйм дисәң, савым сыерларыңны киметмә һәм кышка терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләп өлгерергә тырыш. Аллаһка шөкер, безнең район җирендә яңгырлар кыстатмады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча әлеге эш тә әйбәт кенә бара: бүгенге көнгә сенаж 38350 тонна салынган, печән 5450 тонна җыелган. Кукуруза да яхшы гына күтәрелеп килә. Аллаһ теләсә, хуҗалыклар силосны да җитәрлек әзерләр.
Әйтергә кирәк, дәүләт бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмады. Малларга печәнен-сенажын яисә сөт бирүне арттыра торган минераль кушылмалар сатып алу өчен хуҗалыкларга субсидия бирелде. Ул кварталларга бүленеп күчерелә. Бу атна башында районга икенче квартал өчен, шул максатка, барлыгы 4 млн 55 мең сум акча күчереләчәге мәгълүм булды. Алдагысында ул 4 млн 100 мең сум тәшкил иткән иде. Хуҗалыклар исә, җитештергән сөтнең күләменә һәм аның сыйфатына карап алды үз өлешен. Беренче кварталда субсидия 1 литр югары сыйфатлы сөт тапшырганына 95 тиеннән (1сортлысы өчен - 25 тиеннән) исәпләнелде. Икенче кварталда исә дәүләт ярдәме 1 литр югары сортлы сөт тапшырганына 80 тиеннән (1нче сортлысы өчен - 19 тиеннән) исәпләнелде. Малларын яхшы тоткан хуҗалык отты, билгеле.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев