Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Шырдан урамы таштан

Авылга беренче тапкыр килгәндә, аңа бәяне урамнарындагы юлларга карап бирәбез хәзер. Нишлисең, машина заманы. Чокырлы-чакырлы юлларны яратмый шул затлы техника. Олы Шырдан авылына килеп кергәч, дөресен әйтергә кирәк, гаҗәпләнеп тә куйдык. Таулы җирдә урнашкан авыл урамнарын, гадәттә, язгы кар сулары һәм яңгыр сулары, ерганаклар ерып, чокырлы-чакырлы итеп бетерә. Ә монда...

Авылга беренче тапкыр килгәндә, аңа бәяне урамнарындагы юлларга карап бирәбез хәзер. Нишлисең, машина заманы. Чокырлы-чакырлы юлларны яратмый шул затлы техника. Олы Шырдан авылына килеп кергәч, дөресен әйтергә кирәк, гаҗәпләнеп тә куйдык. Таулы җирдә урнашкан авыл урамнарын, гадәттә, язгы кар сулары һәм яңгыр сулары, ерганаклар ерып, чокырлы-чакырлы итеп бетерә. Ә монда исә, авылга китергән асфальттан соң, тигез итеп салынган таш юл башлана. Куандырды да, бераз аптыратып та җибәрде безне бу хәл.
Олы Шырдан авылы җирлеге башлыгы Әнәс Талипов белән очрашкач, беренче соравыбыз да шул турыда булды.
- Яшерен-батырын түгел, районыбызның аръяктагы авылларында сезнеке ише юлларны бик сирәк авылда күрергә була. Әнәс әфәнде, әйтегез әле, мондый бәхет ничек тәтеде сезгә?
- Чыннан да, бу юлны салгач, бәхетле булдык дисәк тә, артыру булмас иде. Мин үзем дә, халык та җиңел сулап куйдык хәзер. Бу эшнең ничек башкарылуына килгәндә исә, ул болай килеп чыкты. Без район авылларында тормышка ашырыла торган «Ак таш җәю» программасына эләктек. Узган ел Зөя утравыннан менә шул плитәләрне ташып куйган идек. Быел инде юлларга тигезләп ак таш җәйдек һәм шуның өстенә плиталарны тездек. Бусы менә шул программа акчасына эшләнде.
- Юл салу чыгымлы эш икәне мәгълүм инде, менә шул мөмкинлек ничек булдырылды соң?
- Ул эшкә тотылган акча шул программа буенча район бюджетыннан бирелде. Бер миллион чамасы булды ул. Тагын авыл халкы бик булышты. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итте. Мөмкинлеге булганнар машина, автокран биреп тордылар. Әле бит ул плитәләрне кран белән төяргә һәм кран белән урынына салырга да кирәк. Аннары, акча да җыйдылар. Җае чыккач, барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авылдашлар барсы 89 мең сум җыйды. Хәленнән килгәнчә өлеш керттеләр, билгеле. Илгизәр Закиров, мәсәлән, 15 мең сум бирде...
- Шулай итеп, күпме урамыгыз рәткә кертелде инде?
- Таш плитә салып ныклы итеп төзәтелгән урам юлларының озынлыгы җәмгысы 400 метрга җитте. Калган тыкрыкларга әлеге программа буенча ак таш җәячәкбез.
- Олы Шырдан халкына тигез юлларда гына йөрергә насыйп булуын телибез!
- Рәхмәт сезгә!
Ильяс Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев