Яшел Үзән

ШӘРИФҖАНОВЛАРНЫҢ ГАИЛӘ ЭШЕ

Олы Яке авылында Шәрифҗановларны яхшы беләләр. Беренче чиратта, эшләре белән танылуларын әйтсәк, мөгаен, дөресрәк булыр. Гаилә башлыгы Әнәс Шакирҗан улы үз вакытында биредәге хуҗалыкта механик, баш инженер, директор урынбасары булып эшләгән. Һәм менә гаилә эшен оештырган ул. Без аның белән шул авылга баргач таныштык. Ачык йөз белән каршы алды өй...

Олы Яке авылында Шәрифҗановларны яхшы беләләр. Беренче чиратта, эшләре белән танылуларын әйтсәк, мөгаен, дөресрәк булыр. Гаилә башлыгы Әнәс Шакирҗан улы үз вакытында биредәге хуҗалыкта механик, баш инженер, директор урынбасары булып эшләгән. Һәм менә гаилә эшен оештырган ул. Без аның белән шул авылга баргач таныштык.
Ачык йөз белән каршы алды өй хуҗасы безне. Үзләренең ихаталары белән дә, оештырган эшләре белән дә теләп таныштырды. Капкадан керүгә таш җәелгән ишегалдын күргәч тә, биредә таза тормыш корган хәлле кешеләр яшәвен чамаладык. Шуңа өстәп, хуҗаларның тырыш кешеләр икәнлеген дә абайладык. Бусы ишегалды түрендәге абзарга кереп, андагы тәртипне күргәч аңлашылды. Чисталык һәм тәртип күзгә ташланды керүгә. Маллар асраган җирдә чисталык һәм тәртип кулга көрәк-сәнәк тотып, даими карап торганда гына ирешелә, әлбәттә. Шәрифҗановлар фермасында биш сыер, бер үгез һәм бер тана, тигез рәткә тезелеп баскандай, аратага бәйләнгән хәлдә тыныч кына күшәп торалар иде. Фермага су кертелгән булуын һәм, шулай ук, сөт саву аппараты торбаларын да күрсәтте безгә хуҗа.
- Биш савым сыеры җитәрлек кенә безгә. Аларны карап та, сөтләрен савып-сатып та өлгереп барабыз. Сыерлар бозаулагач, бозауларны, тана итеп үстереп, сугымга җибәреп торабыз, - диде Әнәс абый.
Эшләүчеләр өч кеше: Әнәс абый үзе, тормыш иптәше Асия апа һәм уллары Рәис... Сыер асрау мәшәкатьләрен һәм андагы хезмәтне сөйләп тору артыктыр. Авыл кешесенә үтә дә таныш гамәлләр алар. Шуны гына искә алыйк: иртән сәгать дүрттә торып керешәләр бу өйдә эшкә...
Һәм һәркөн шулай. Шәрифҗановлар фермасындагы тагын бер үзенчәлекне белдек. Сөт белән Асия апа шөгыльләнсә, калган эшләр ир-атлар җилкәсендә икән - эш шулай бүленә биредә. Турысын әйтик, яшь егетнең терлек каравын күреп гаҗәпләнмичә калмадык без. Вакытлыча булышып кына йөрми, әти-әнисе белән көн дә фермада икән Рәис.
- Ул хуҗа бит гаилә эшебезгә. Аның исемендә барысы да, - дип аңлатты Әнәс абый.
Без шул ук абзарда Рәис белән дә сөйләшеп алдык. Ул Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Рәис югары белемле агроном. Һәм менә шул белеменә таянып, пай җирендә кәбестә, кишер, бәрәңге кебек яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә икән. Өлгер егетнең яшелчә кырында да эшләре җайга салынган.
Мәгълүм инде, яшь кешенең авылда төпләнүе бик сирәк очрый торган хәл. Ул үзе менә ничек аңлатты моны:
- Мин институтны тәмамлагач, Казанда эшләдем башта. Ярыйсы гына ала идем акчаны. Кала тормышы туйдырды димме инде, әллә ничек, кызык булмый башлады анда. Эштән кайтасың да дүрт стена эчендә ятасың, ә монда әти белән әни үзләре генә... Кыскасы, тоттым да кайттым авылга. Һәм үкенмим. Монда да акча эшләргә була бит.
Үзенең чордашлары авылда калсын өчен әллә ни кирәкми дип исәпли Рәис.
- Яшьләр авылда яшәр иде. Аларга эш оештырырга җай бирергә кирәк. Җыеп кына әйткәндә, кызыксындырырга кирәк аларны. Минемчә, яшьләрнең күбесе авылдан китмәс иде,- диде ул.
... Гаҗәп, Шәрифҗановларның, нәрсәгә дә булса, зарлануларын ишетмәдек без: Әнәс абыйның ачык йөзе сүрелмәде, хуҗабикә Асия апаның да йөзеннән канәгать елмаю төшмәде. Хәер, аралашкан чагында, өлкән Шәрифҗановларның нидән болай күңелләре күтәренке булуын аңладык кебек. Ата-ана акыллы егет үстергәннәр һәм бергәләп, үзләренең нигезләрендә аның киләчәген төпле итәрдәй, эш оештырганнар бит. Шуннан канәгать алар.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: